Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Эшчәнлек

Татарстан халыклары Ассамблеясы
Клуб - 21
Яшьләр сәясәте турында
Интернет–кабул итү

Яңалыкларга язылу



Татарстан халыклары Ассамблеясы

"Милли төзелеш, этникара татулык традицияләрен саклау һәм арттыру, рухи әхлак һәм социаль-сәяси гармониягә ирешү, халыклар бердәмлеге мәсьәләләре Татарстан өчен гомер-гомергә иң әһәмиятлеләрдән булып саналалар.".
Фәрит Мөхәммәтшин 

 

 2007 елның 3 ноябрендә Казанда Татарстан халыклары съезды үтте, аның оештыру комитеты рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин иде. Съездда Татарстан халыклары Ассамблеясе төзү турында карар кабул ителде. 8 декабрьдә узган оештыру конференциясендә катнашучылар Ф.Х. Мөхәммәтшинны бертавыштан Ассамблея Советы рәисе итеп сайладылар.

Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Ассамблея структурасы эшләнде, республика шәһәрләрендә һәм районнарында филиаллар һәм вәкиллекләр оешты, Советның башкарма комитеты штаты җыелды һәм эшли башлады, Ассамблея эшчәнлеге яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчте. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре рәсмиләштерелде, рәис алар арасында иң өстенлеклеләре итеп телләрне һәм мәдәниятләрне саклап калуны һәм Ассамблеяның яшьләр төркемен булдыруны атады.

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе буларак Фәрит Хәйрулла улы республикабызда вәкилләре яшәгән дәүләтләрнең һәм Россия регионнарының рәсми затлары белән, халыкара хокук саклау структуралары җитәкчеләре белән, халыкара һәм Россия милли берләшмәләре белән очрашулар үткәрә. Советның Казанда гына түгел, күчмә утырышлары да үткәрелә. Милли мәгариф һәм хезмәт миграциясе проблемаларына рәис тарафыннан аеруча зур игътибар бирелә. 2008 елның маенда Совет рәисе тәкъдиме белән Татарстан халыклары Ассамблеясенең, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль миграция идарәсенең үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.

Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме һәм ярдәме белән Ассамблея "Наш дом – Татарстан" исемле журнал чыгара башлады. Әлеге басма нәшер ителә башлавына бер ел булганчы ук җәмәгатьчелек һәм профессиональ журналистлар тарафыннан уңай бәяләнде һәм Татарстан журналистларының "Бәллүр каләм" конкурсында "Дебют" номинациясендә җиңүче булды (журналның беренче санында Ф.Х. Мөхәммәтшинның "Татарстан Республикасының көче – халыклар дуслыгында" исемле интервьюсы басылды).

Республика көне, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләме яисә милли-мәдәни фестивальләр оештырыламы, Совет рәисе – Ассамблеяның теләсә кайсы чарасында көтелгән кунак. Татарстан халыкларының бер генә бәйрәме дә Совет рәисенең игътибарыннан читтә калмый.

 

Шулай ук:

11 февраль 2010 ел

Казанда хисап-сайлау комиссиясе конференциясе кысаларында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды.

   
29 ноябрь 2009 ел

 “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Россия федерациясенең милли-мәдәни мохтәриятләре һәм дәүләт хакимияте органнары үзара ярдәм итешүе буенча форум ачылды. Бу уңайдан Татарстан башкаласына РФ һәм ТР хакимиятенең төрле тармак вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге милли-мәдәни мохтәрият һәм башка милли оешма җитәкчеләре һәм активистлары, барысы бергә 100 дән артык кеше килде.

   
29 октябрь 2009 ел

Ф.Мөхәммәтшин  ТР Халыклары ассамблеясы филиалларының эшен активлаштырырга чакырды

   
27 май 2009 ел  

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бүгенге дөньяда иң мөһиме – халыклар дуслыгы” 



Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.