Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрит Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Биография

Тормыш баскычлары

Яңалыкларга язылу



Тормыш баскычлары

  • 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган. 
  • 1972 елда – производствода эшләгән килеш Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда – Уфа нефть институтын, 1986 елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.

    ХЕЗМӘТ ЭШЧӘНЛЕГЕ: 
  •  15 яшендә Миңлебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.
  • 1970 еллар башыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була: КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары, рәисе; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы.
  • 1980 еллар ахырында Ф.Х.Мөхәммәтшин республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры.
  • 1998 елдан башлап хәзерге вакытта Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җитәкчелек итә.
    Компетентлыгы һәм сәяси реализмы, республика мәнфәгатьләрен яклауда эзлеклелек һәм активлык күрсәтүе аңа Татарстанда демократияне һәм парламентаризмны үстерүгә шактый өлеш кертергә ярдәм итә. Республикада бара торган тирән сәяси һәм социаль-икътисадый үзгәртеп коруларны законнар белән тәэмин итү федераль дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекнең яңа механизмнарын җайга салуда мөһим роль уйнады; халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, гражданнар арасында тынычлыкны, милләтара татулыкны һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итте.

    ИҖТИМАГЫЙ ЭШЧӘНЛЕГЕ:
  • 1998 елның маеннан 2002 елның гыйнварына кадәр – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Федерация эшләре, федератив шартнамә һәм региональ сәясәт комитеты әгъзасы. Әлеге Комитет әгъзасы булып торганда Ф.Х.Мөхәммәтшин Россия дәүләтчелеген ныгыту, федератив мөнәсәбәтләрне үстерү, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары арасындагы күпьяклы элемтәләрне ныгыту өчен бик күп эшләде.
  • 1999 елның июленнән башлап хәзерге вакытта – "Татарстан – яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте лидеры.
  • 2001 елдан 2005 елга кадәр – Россия Федерациясе субъектларының икътисадый хезмәттәшлеге буенча "Большая Волга" Ассоциациясе вице-президенты. Ф.Х.Мөхәммәтшин әлеге Ассоциацияне оештыруны башлап җибәрүчеләрдән. Ул региональ һәм федераль законнарны яраклаштыру мәсьәләләре, дәүләт хакимиятен вертикаль ныгыту проблемалары буенча актив эшләде, Идел буе республикаларының һәм өлкәләренең социаль юнәлешле милли сәясәтен гамәлгә ашыруга зур игътибар бирде.
  • 2001 елдан – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессында Россия Федерациясе делагациясе әгъзасы.
  • 2003 елдан – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Регионнар палатасында Мәдәният һәм мәгариф комитеты Рәисе урынбасары.
  • 2004 елдан башлап хәзерге вакытта – Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының Регионнар палатасында Мәдәният һәм мәгариф комитеты Рәисе.
  • 2003 елның августыннан башлап хәзерге вакытта – "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре.
  • 2005 елның мартыннан 2007 елның мартына кадәр – Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре Ассоциациясе координаторы.
  • 2006 елның мартыннан башлап хәзерге вакытта – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Милли сәясәт, дәүләт һәм дини берләшмәләр арасында үзара мөнәсәбәтләр буенча берләштерелгән комиссия Рәисе урынбасары.

    БҮЛӘКЛӘРЕ:

    Дәүләт алдындагы казанышлары һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде (1997 ел, май).
    Россия дәүләтчелеген үстерүдәге казанышлары һәм законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Мактау ордены белән бүләкләнде (2005 ел, ноябрь).
    Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдәге һәм федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Мактау грамотасы бирелде.
    "Ел спикеры" номинациясендә "Россия милли Олимпы" премиясенә һәм Россиянең иң югары иҗтимагый бүләге – "За Честь и Доблесть" орденына (2005 ел, ноябрь) ия булды.
    "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.
    - Ф.Х.Мөхәммәтшин – сәяси фәннәр докторы, Россия Федерациясе Технологик фәннәр академиясе академигы. Федератив төзелеш, милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм күчеш чоры икътисады проблемалары буенча күп санлы монографияләр һәм публикацияләр авторы.
    - Ф.Х.Мөхәммәтшин чын мәгънәсендә җәмгыятебез үсешенең демократик юлын яклаучы сәясәтчеләрнең яңа плеядасына керә. Ул –республиканың һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен тотрыклы яклаучы. Ике яклы хезмәттәшлекле киңәйтүдә федераль үзәк белән актив диалогны ныклы дәвам итә. Татарстан алдындагы катлаулы икътисадый һәм социаль бурычлар комплексын хәл итүдә иң актив катнашучы. Бүгенге этапта иң мөһиме – демократияне һәм базар институтларын үстерү, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру, нәтиҗәле социаль сәясәт алып бару һәм җирле үзидарә нигезләрен ныгыту дип саный ул. Фәрид Хәйрулла улы –хезмәт сөючән һәм үз-үзенә таләпчән кеше. Кешеләрнең компетентлы, намуслы һәм тәрбияле булуын хуплый.


Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

27 май 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин доклады
Чыганак: Казан шәһәре, 2010 елның 27 мае

Фотоархив

Җәмгыять
Мөфти Равил Гайнетдин һәм Патриарх Алексий II белән очрашу, 2005 елның 21 июле
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2012 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри