Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Эшчәнлек

Татарстан халыклары Ассамблеясы
Клуб - 21
Яшьләр сәясәте турында
Интернет–кабул итү

Яңалыкларга язылу



Клуб - 21

Татарстанда иске автомототехника яратучыларны берләштерү һәм аларга юнәлеш бирү максатында 2006 елның 19 июлендә "ГАЗ-21 "Волга" автосөючеләр клубы оештырылды. Клуб оештыру инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Аның тәкъдиме белән, раритетлы машина яратучы 21 кешедән торган инициатив группа, үткән гасыр техникасын XXI гасырда саклап калуны максат итеп куеп, "ГАЗ-21 "Волга" авторетроклубын оештырды.

Хәзерге вакытта клубның йөз утыздан артык әгъзасы бар. Бүген Казан шәһәрендә Җиңү көнен тарихи техника парадыннан, Республика көнен раритетлы автомобильләр колоннасыннан, ә Казан автосалонын Авторетроклуб-21 экспозициясеннән башка күз алдына да китереп булмый. 2007 елда клуб өч миллиард тонна нефть чыгаруга багышлап Татарстан буенча автоярыш оештырды. Алабуганың 1000 еллыгы автораритетлар парады белән билгеләп үтелде. 2007 елның җәендә клуб тарафыннан "Волга" ГАЗ-21 автомобильләренең беренче фестиваль-күргәзмәсе оештырылды, Волга автомобилен яратучылар аңа Россиянең күп шәһәрләреннән җыелды. 2008 елда клубның илебезнең иң зур "Автоэкзотика" автомобильләр шоуында катнашуы күркәм вакыйга булды.

2009 елның 16 апрелендә авторетроклуб әгъзаларының гомуми җыелышында Фәрит Мөхәммәтшин бертавыштан "ГАЗ-21 "Волга" клубының почетлы президенты итеп сайланды.

Клубның бурычлары:

- ретроавтомототехника ияләрен берләштерү;
- тарих һәм техник хезмәт күрсәтү буенча бердәм мәгълүмат базасы булдыру;
- автомобильләрне реставрацияләүдә ярдәм итү;
- республикада үткәрелүче бәйрәмнәрдә һәм парадларда катнашу;
- автоузышлар, күргәзмәләр, автосөючеләрнең очрашуларын оештыру;
- клуб әгъзаларына оештыру ягыннан һәм методик ярдәм күрсәтү;
- техник культураны һәм тарихны белү дәрәҗәсен күтәрү буенча уку йортларында тәрбия эшләре алып бару;
- үзебездә эшләнгән техниканы, автомобиль культурасын һәм юлда үз-үзеңне тору культурасын популярлаштыру.

Вакыйгалар:

 2009 елның 16 апреле

 Фәрит Мөхәммәтшин "ГАЗ-21 "Волга" авторетроклубының почетлы президенты итеп сайланды
   

2007 елның 21 июле

Фәрит Мөхәммәтшин: "Клуб-21" ГАЗ-21 автомобильләренә кабаттан "туарга" ярдәм итте"
   

2008 елның 28 апреле   

Фәрит Мөхәммәтшин принц Майкл Кентский белән очрашты
   

2006 елның 19 июле

Фәрит Мөхәммәтшин "Волга" автосөючеләр клубын җитәкли башлады


Өстәмә мәгълүмат:

"ГАЗ-21" Волга" авторетроклубының 2009 елга чаралар планы

Фотогалерея

Татарстан Республикасының "ГАЗ-21" Волга" автосөючеләр Клубы сайты



Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С народным артистом РФ и РТ, лауреатом Государственной премии РТ имени Г.Тукая Ильгамом Шакировым. 11 ноября 2004 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.