|
Яңалыклар
| 28 гыйнварь 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: “Ил һәм республиканың тарихи-мәдәни мирасын тагын да тирәнтенрәк өйрәнүнең әһәмиятен аңлар көн җитте” |
|
|
Татарстанда мәдәниятне һәм җәмгыятьнең рухи дәрәҗәсен үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Мәдәният министрлыгының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
Коллегиядә шулай ук РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның Федераль милли-мәдәни мохтәрияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
җентекле > |
|
| 25 гыйнварь 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның сәләтле яшьләрен бүләкләде |
|
|
Бүген Казанда бөтен Россия студентлары бәйрәмен – Татьяна көнен билгеләп үтәләр. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанның сәләтле укучы һәм студент яшьләрен бүләкләделәр.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татьяна көне белән котлап, Татарстанның талантлы укучыларының алтынчы ел рәттән күп кенә бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулавын, РФ Президенты Дмитрий Медведевның грантларына лаек булуын билгеләп үтте. “Бу - бәйгеләрдә катнашучылар һәм җиңү яулаучылар өчен генә түгел, укучыларны һәм студентларны бәйгеләргә әзерләүчеләр (мәктәп һәм вуз педагоглары) өчен дә зур горурлык һәм шатлык. Без соңгы дистә елларда, бигрәк тә ахыргы берничә елда – “Киләчәк” стратегиясе раслану белән, белем бирү мәсьәләләренә игътибарның көчле булуы белән горурланабыз. Республика киләчәге – алар кулында”, - диде спикер.
җентекле > |
|
| 25 гыйнварь 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты |
|
|
24 гыйнварда Мәскәүдә, РФ Дәүләт ДумасындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашты.
Очрашуда барлыгы 13 депутат, Федерация Советы әгъзалары - Әгъзам Гобәйдуллин һәм Вәгыйзь Минһаҗев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
җентекле > |
|
| 13 гыйнварь 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: «Матбугат көне – бөтен халык бәйрәме” |
|
|
Бүген Казанда ТР Журналистлары йортында Россия матбугат көне уңаеннан тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм чарасы Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә узды. ТР Журналистлар йортына республика телекомпанияләре җитәкчеләре һәм газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары баш мөхәррирләре, федераль массакүләм мәгълүмат чараларының төбәкләрдәге хәбәрчеләре һәм вәкилләре чакырулы иде.
җентекле > |
|
[ 1 ]
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
|

Матбугаттагы басмалар
|