Яңалыклар
07 май 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Җиңү көне белән котлады |
|
Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Малов һәм Людмила Березина бүген Җиңү көне белән котлаулар кабул итте. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каһарманнарга видеоэлемтә буенча шалтыратты. Ул аларның сәламәтлеге, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды һәм ветераннарга Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
җентекле > |
|
06 май 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ техник колледжы студентлары белән очрашты |
|
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ-КАИ техник колледжында укучы WorldSkills милли финалы призерлары, Worldskills 2021 - 2022 еллар чемпионатының республика этабында җиңүче студентлар белән очрашты. Булачак инженерлар һәм производствоны оештыручылар республика парламенты башлыгы белән республика икътисадының перспектив юнәлешләре, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
җентекле > |
|
01 май 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны һәм башкала кунакларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады |
|
Бүген Казанда Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар уза. Җиңү паркында Татарстан профсоюзлары федерациясе тарафыннан традицион бәйрәм концерты оештырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты исеменнән, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, кунаклар һәм чарада катнашучыларны язгы бәйрәмнәр белән котлады. Парламент башлыгы барысына да иминлек, тынычлык һәм татулык теләде.
җентекле > |
|
29 апрель 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: "Хакимият һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре "бер җептә" эшләргә тиеш" |
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы иҗтимагый оешмалар (волонтерлык хәрәкәтләре, ирекле һәм иҗади берлекләр, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга медицина һәм мәгариф, мәдәният һәм социаль ярдәм өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар һ.б.) җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый һәм коммерциягә карамаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды.
җентекле > |
|
29 апрель 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә ифтар мәҗлесендә катнашты |
|
Күп конфессияле, күп телле һәм күп милләтле илдә мондый очрашулар чын мәгънәсендә вакыйга булып тора. Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган ифтар мәҗлесендә шулай дип белдерде. Ифтар мәҗлесе “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында оештырылды. Биредә Татарстан кичәсе узды.
җентекле > |
|
[ 1 ]
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
|