Яңалыклар
20 март 2024 |
| |
Яшь тренерларга ярдәм итүгә игътибар итәргә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин |
Бүген Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумының Казан шәһәренең «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә узган киңәйтелгән утырышында спорт өлкәсенә ел йомгаклары ясалды. Федерация әгъзалары шулай ук республиканың волейбол хәрәкәтен алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
җентекле > |
|
19 март 2024 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте |
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
җентекле > |
|
17 март 2024 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны Май чабу бәйрәме белән тәбрикләде |
|
Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта «Май чабу – 2024» Славян мәдәнияте бәйрәме узды. Төрле милләт вәкилләрен җыйган бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән иде.
җентекле > |
|
16 март 2024 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин сайлау участогы эше белән танышты |
|
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә урнашкан 165 нче сайлау участогы эше белән танышты. Парламент башлыгы сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты, шулай ук «Россия халыклары ашлары» акциясен ачуда катнашты. Бүген әлеге сайлау участогына Россия Президенты сайлауларында тавыш бирергә килгән барлык татарстанлылар илебез халыкларының милли ризыкларын татып карый алды. Акцияне Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырды.
җентекле > |
|
15 март 2024 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде |
|
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей базасында оештырылган 43 нче сайлау участогына парламент башлыгы тормыш иптәше белән килде.
җентекле > |
|
05 март 2024 |
| |
Казахстан парламентарийлары Татарстанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге потенциалы белән таныша |
|
Бүген Казахстан закон чыгаручылары Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, шулай ук «21 нче мәктәп»тә булдылар, республиканың мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инвестицион һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар. Моннан тыш, парламентарийлар «Технополис Химград» инновацион индустриаль паркының җитештерү мәйданчыкларында булдылар, анда резидентлар белән аралаштылар һәм республиканың инновацион сәнәгать сәясәтен алып бару тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Очрашуларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
җентекле > |
|
[ 1 ]
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
|