|
Яңалыклар
| 06 август 2021 |
| |
Алабугада Спас ярминкәсе ачылды |
|
|
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсенең ачылу тантанасында катнашты. Кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе Елена Ямпольская да бар иде. Парламент башлыгы Алабуга һәр килүдә уңай үзгәрешләре белән сөендерә дип билгеләп үтте.
җентекле > |
|
| 21 июль 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Степашин белән очрашты |
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Палестина император православие җәмгыяте” оешмасы (хөкүмәтнеке булмаган фәнни һәм хәйрия оешмасы) рәисе, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
җентекле > |
|
| 21 июль 2021 |
| |
Казанга Валентина Матвиенко килде |
|
|
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
җентекле > |
|
| 09 июль 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» республика агентлыгында булды |
|
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды, яңа журналист проектлары белән танышты, шулай ук «Татар-информ» агентлыгына эксклюзив интервью бирде, анда парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады, быелның беренче яртыеллыгында депутатлар кабул иткән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде.
җентекле > |
|
| 08 июль 2021 |
| |
Дәүләт Советында язгы сессия ябылды |
|
|
Дәүләт Советында язгы сессия ябылды. Депутатлар чираттагы утырышка сентябрь аенда җыелачак. 23 нче утырыш тәмамланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.
җентекле > |
|
| 06 июль 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты |
|
|
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты, ул бүген видеоэлемтә режимында узды. Парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары вәкилләре торак базарында бәяләр билгеләү, шулай ук дәүләт экология мониторингын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.
җентекле > |
|
[ 1 ]
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
|

Матбугаттагы басмалар
|