|
Яңалыклар
| 28 март 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: “Депутатларны Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга җәлеп итү бу эшкә яңа импульс бирде” |
|
|
“Депутатларны Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклауга җәлеп итү бу эшкә яңа импульс бирде. Әмма мондагы эшнең очы-кырые күренми. Бу өлкәдәге хәлләр белән килешмичә, эш темпын киметмичә эшләүне дәвам итәргә кирәк. Россиядә - Россия тарихы елы һәм Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы икәнлекне исәпкә алып, әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирелә.Без башкарма хакимиятне алмаштырмыйбыз. Казан хакимиятенең “ипиен тартып алмыйбыз”. Әлеге мәсьәләне әле кат-кат күтәреп чыгачакбыз”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә.
җентекле > |
|
| 21 март 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: “Нәүрүз” – бәйрәм генә түгел, ул бүген кабат кешеләрне берләштерә” |
|
|
Бүген мөселман һәм төрки дөньяда халыкара Нәүрүз көне зурлап билгеләп үтелә. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “яңа көн” – яңа тормыш башлану һәм кышкы озын йокыдан соң табигатьнең уянуы, яңа өметләр һәм рухи яңарыш дигәнне аңлата.
Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү уңаеннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
җентекле > |
|
| 04 март 2012 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин яхшы киләчәккә өметләнеп тавыш бирде |
|
|
Бүген – РФ Президентын сайлау көнендә - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде. Спикер, сайлау участогына килеп керү белән, РФ Президенты булырга теләүче кандидатларның күзәтчеләре, “Гадел сайлаулар” яшь юристлар ассоциясеннән юристлар белән сөйләште. Алар арасында Бөекбританиядән килгән күзәтче дә бар иде. Сайлаганнан соң, ул яхшы киләчәккә өметләнеп тавыш бирүен билгеләп үтте.
җентекле > |
|
[ 1 ]
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
[ 7 ]
|

Матбугаттагы басмалар
|