Яңалыклар
07 апрель 2022 |
| |
"Авторетроклуб-21" яңа сезон ача |
|
Бүген Казанда "Авторетроклуб-21" тарихи техниканы яратучылар клубының гомуми җыелышы узды, анда автоһәвәскәрләр узган елга нәтиҗә ясадылар һәм яңа автосезонга планнар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, клуб әгъзалары идарә составын яңарттылар һәм берничә оештыру мәсьәләләрен хәл иттеләр. «Авторетроклуб-21» президенты итеп кабаттан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
җентекле > |
|
31 март 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин парламент ветераннарына "ТАССР төзелүгә 100 ел" медальләрен тапшырды |
|
Бүген Дәүләт Советында ветераннарны «ТАССР төзелүгә100 ел» медале белән бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән узган чакырылышларның 23 депутаты һәм Дәүләт Советы аппаратының лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләре бүләкләнде. Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 8 кешегә медальләр тапшырды.
җентекле > |
|
25 март 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресе» проектының тәрбияви роле зур» |
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына Казанда Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узган парламент дәресендә кунак буларак катнашты. Парламент җитәкчесе лицеистлар белән аралашты, Татарстан Конституциясенең ничек кабул ителүе, быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтүе республиканың Төп законы тарафыннан нинди хокукларның гарантияләнүе турында сөйләде.
җентекле > |
|
[ 1 ]
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
[ 7 ]
|