Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

08 февраль 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләр парламенты - яшьләр өчен зур сәяси мәктәп»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләр парламенты - яшьләр өчен зур сәяси мәктәп»
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күрсәтүне законнар белән тәэмин итү, шулай ук гуманитар миссияләр башкаручы кешеләр әзерләү мәсьәләләре бүген Саратовта узган Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
07 февраль 2024  |  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне уңаеннан котлавы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән чын күңелдән котлыйм.
06 февраль 2024  |  Дәүләт Советында язгы сессия ачыла
Дәүләт Советында язгы сессия ачыла
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле беренче утырышы, язгы сессиядә беренче утырыш, 15 февральдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 31 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 10 федераль закон проектын һәм Карелия Республикасы Закон чыгару җыелышының закон чыгару инициативасын карарга планлаштыралар.
02 февраль 2024  |  Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясендә булдылар
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясендә булдылар
Бүген Татарстан парламент делегациясенең Беларусь Республикасына рәсми визиты кысаларында республика Дәүләт Советы депутатлары «Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясе» ЯАҖдә булдылар. Предприятие ашлыкны тирән эшкәртү белән шөгыльләнә һәм илнең иң эре инновацион агросәнәгать холдингы булып тора.
02 февраль 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан белән Белорусьның тыгыз элемтәләре – зур байлык, һәм бу дуслыкны сакларга кирәк"
Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан белән Белорусьның тыгыз элемтәләре – зур байлык, һәм бу дуслыкны сакларга кирәк"
Бүген Минскида, Беларусь парламентының югары палатасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе әгъзаларының Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова белән очрашуы узды. Дәүләт Советы депутатлары Минск өлкәсендә ике көнлек эш сәфәрендә.
02 февраль 2024  |  Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиянең Белорусьтагы Илчесе Борис Грызлов белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиянең Белорусьтагы Илчесе Борис Грызлов белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очраштылар. Очрашу Минскида Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Минск өлкәсенә рәсми визиты кысаларында узды.
01 февраль 2024  |  Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары хезмәттәшлекне киңәйтәләр
Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары хезмәттәшлекне киңәйтәләр
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Минск өлкәсендә эш сәфәрендә. Визит кысаларында бүген Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашулар узды. Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары дөньяның алдынгы ун машина төзелеше концерны исемлегенә кергән иң эре предприятие – БелАЗ заводында булдылар.
01 февраль 2024  |  Татарстанның парламент делегациясе Беларусь Республикасына килде
Татарстанның парламент делегациясе Беларусь Республикасына килде
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Минск аэропортында Татарстан депутатларын Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая, шулай ук Беларусь Республикасында Россия Федерациясе илчелегенең дипломатик корпусы вәкилләре каршы алды.
31 гыйнварь 2024  |  Яшьләр парламентының 2023 елдагы эшенә йомгак ясады
Яшьләр парламентының 2023 елдагы эшенә йомгак ясады
Бүген Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы узды, анда 2023 елда башкарган эшләргә йомгак ясалды һәм алдагы чорга план расланды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар берничә Федераль законга, шул исәптән яшьләр сәясәте турында законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне тикшерделәр. Республиканың Яшьләр парламенты әгъзаларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
30 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин республика педагогларына: «Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз»
Фәрит Мөхәммәтшин республика педагогларына: «Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз»
“Киләчәкне сайлыйбыз!” дип аталган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2024кә старт бирелде. Парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда актив катнашучы педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
[ 1 ]    [ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]    [ 5 ]    [ 6 ]    [ 7 ]   
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.