|
Яңалыклар
22 март 2022 |
| |
Казанда Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе булды |
|
Бүген Камал театрында Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе узды. Танылган язучы республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 60 яшьлек юбилее белән котлады, ул аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
җентекле > |
|
17 март 2022 |
| |
Идел буе закон чыгаручылары санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү чараларын эшләүгә кушылырга әзер |
|
Бүген Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең алтмыш өченче утырышында сүз һәртөрле чикләүләр шартларында Идел буе федераль округы төбәкләрендә иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый вәзгыятьне тотрыклыландыру чаралары турында барды. Моннан тыш, Идел буе закон чыгаручылары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән бергә яшәүне законнар белән җайга салу мәсьәләләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаларның хокукый аспектлары, берничә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
җентекле > |
|
15 март 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: «Идел буе федераль округы яшьләр парламентлары ассоциациясен төзү безнең округ яшьләрен берләштерүгә ярдәм итәчәк» |
|
Бүген Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда парламентарийлар яшьләр эшкуарлыгына дәүләт ярдәме һәм социаль стипендияләр түләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, яшьләр сәясәте турында федераль законны камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр, шулай ук 2021 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнарны билгеләделәр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дмитрий Шатунов, ИФО закон җыелышлары каршындагы яшьләр парламентлары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
җентекле > |
|
11 март 2022 |
| |
Дәүләт Советының утыз утырышы 16 февральдә узачак |
|
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз утырышы 16 мартта иртәнге сәгать 10 да башлана. Мондый карар бүген Казанда, «Зооцентр» сукбай хайваннар приютында булып кайтканнан соң узган парламент Президиумы утырышында кабул ителде.
җентекле > |
|
10 март 2022 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта эш сәфәрендә булды |
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта эш сәфәрендә булды, анда Түбән Новгород өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин белән очрашты. Очрашуда 17 мартта Казанда узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 63 нче утырышын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
җентекле > |
|
[ 2 ]
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
[ 7 ]
[ 8 ]
|

Матбугаттагы басмалар
|