Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

27 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең бурыч – ленинградлыларның батырлыклары турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру»
Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең бурыч – ленинградлыларның батырлыклары турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру»
Бүген Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулуга багышланган масштаблы чаралар уза. 1944 елның 27 гыйнварында герой-шәһәрнең 872 көнлек камалышына нокта куела. Ленинград Җиңүенең юбилее көненә багышланган истәлекле чараларда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.
24 гыйнварь 2024  |  Казанның Вахитов районы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә
Казанның Вахитов районы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә
Казан шәһәренең Вахитов районы оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара Г.Камал исемендәге татар академия театрында узды. Тантаналы кичәдә катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
23 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан мигрантларны үзенә җәлеп итә»
Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан мигрантларны үзенә җәлеп итә»
Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасында миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
17 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутат таныклыгы тапшырды
Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутат таныклыгы тапшырды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка республика парламенты депутаты таныклыгын һәм билгесен тапшырды.
15 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: "Үз каләмегез белән сез һәрбер кешенең күңеленә барып җитәсез”
Фәрит Мөхәммәтшин: "Үз каләмегез белән сез һәрбер кешенең күңеленә барып җитәсез”
“Сездән башка депутат тавышын да, Хөкүмәт карарын да беркем ишетмәячәк”. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар һәм масс-медиа хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия матбугаты көне (13 гыйнварында билгеләп үтелә) уңаеннан котлап, шулай диде.
13 гыйнварь 2024  |  Казанда рус бильярды буенча халыкара турнир башланды
Казанда рус бильярды буенча халыкара турнир башланды
Бүген Казанда рус бильярды буенча «Бильярдная №1» кубогына халыкара турнирның ачылыш тантанасы узды. Оештыручыларны, катнашучыларны һәм спорт турниры партнерларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
12 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин республиканың спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республиканың спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ведомствоның 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында фикер алышуда Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
12 гыйнварь 2024  |  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне уңаеннан котлавы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, блогерлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату эше белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр! Россия матбугат көнен бәйрәм итү уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!
12 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика журналистлары белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика журналистлары белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның федераль һәм республика ММЧ вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә Дәүләт Советының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар турында фикер алыштылар. Республика парламенты башлыгы Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елдан ниләр көтүен әйтте, көзге сессиядә парламент кабул иткән мөһим социаль әһәмиятле законнарны билгеләп узды, шулай ук хәзерге вәзгыятьтә парламентара элемтәләрне үстерү перспективалары турында сөйләде.
11 гыйнварь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләрне Гаилә елы кысаларында ниятләнгән чараларны гамәлгә ашыру эшен активлаштырырга чакырды
Фәрит Мөхәммәтшин бердәмроссиялеләрне Гаилә елы кысаларында ниятләнгән чараларны гамәлгә ашыру эшен активлаштырырга чакырды
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә селектор киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән 2024 елгы Гаилә елы кысаларында уздырырга ниятләгән чараларны гамәлгә ашыру һәм яңа проектлар башлау турында сүз барды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычларын тикшерделәр. Партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәргән киңәшмә видеоэлемтә режимында узды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
[ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]    [ 5 ]    [ 6 ]    [ 7 ]    [ 8 ]   
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.