|
Яңалыклар
| 30 май 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин 2020-2021 елгы мәктәп волейбол лигасы чемпионнарын бүләкләде |
|
|
Мәктәп волейбол лигасы — Татарстанда өч ел дәвамында гамәлгә ашырыла торган проект. Шушы вакыт эчендә республика инициативасы Россиянең күп кенә төбәкләре тарафыннан кабул ителде һәм чын мәгънәсендә халык проектына әверелде, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сезон чемпионнарын бүләкләгәндә.
җентекле > |
|
| 27 май 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин халыкара экология конгрессында |
|
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта "Планета экологиясе - тотрыклы үсеш" Нева халыкара экология конгрессы эшендә катнаша, чара Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан БДБ илләренең парламентара Ассамблеясе катнашында уздырыла.
җентекле > |
|
| 25 май 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин “Васса” спектакле премьерасында булды |
|
|
Бүген Казанның В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә Максим Горький пьесасы буенча “Васса” спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.
җентекле > |
|
| 24 май 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһиров турында: «Андый кешеләр турында "милләтнең йөзе" диләр» |
|
|
Бүген Казанда, К(И)ФУның Император залында тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһировка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды. Танылган галимне юбилее белән республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
җентекле > |
|
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
[ 7 ]
[ 8 ]
[ 9 ]
|

Матбугаттагы басмалар
|