Яңалыклар
| 17 февраль 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан милләтара тынычлык һәм татулык юлын сайлады» |
|
|
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Дәрес Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиядә узды. Парламент җитәкчесе гимназистлар белән аралашты, Татарстан исемле күпмилләтле зур йортта милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның, туган телләрне саклауның һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
җентекле > |
|
| 15 февраль 2021 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе итеп сайланды |
|
|
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан халыклары ассамблеясенең бишенче конференциясендә кабат әлеге иҗтимагый оешма Советының рәисе итеп сайланды. Сайлау конференциясе Халыклар дуслыгы йортында булды. Анда Президентның эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һәм башка җитәкчеләр катнашты.
җентекле > |
|
[ 3 ]
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
[ 7 ]
[ 8 ]
[ 9 ]
|