Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

06 сентябрь 2024  |  Республика башкаласында Александр Пушкинның Казан сәфәренә багышланган скульптура композициясен ачтылар
Республика башкаласында Александр Пушкинның Казан сәфәренә багышланган скульптура композициясен ачтылар
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның Казан сәфәренә багышланган скульптур композицияне ачу тантанасында катнашты. Һәйкәл Мәскәү урамындагы Карл Фукс йорты янында урнаштырылган. Шагыйрь 1833 елда Казан төбәгенә бердәнбер сәфәре вакытында Фукс йортында булып киткән.
06 сентябрь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин махсус операциядә катнашучыларга: "Сез-геройлар, сездән башка җиңү була алмый»
Фәрит Мөхәммәтшин махсус операциядә катнашучыларга: "Сез-геройлар, сездән башка җиңү була алмый»
Белеп дәвалау, профессиональ медиклар, ә тагын җыр- биюләр һәм яхшы кәеф – болар барысы бергә Казандагы хәрби госпиталь пациентларына тизрәк терелергә ярдәм итә. Сугышчылар өчен оештырылган концертта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды. Парламент башлыгы махсус операциядә катнашучылар белән аралашты һәм аларның тизрәк савыгуларын теләде.
05 сентябрь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде
Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде
Бүген КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде, аның кысаларында белгечләр республика халкын беренче ярдәм күрсәтергә, җәрәхәтләр, яраланулар һәм бәхетсезлек очракларында үзара ярдәмләшү күнекмәләренә өйрәтәчәк.
04 сентябрь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яр Чаллыда
Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Яр Чаллыда
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәрендә булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 11 нче спорт мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты, шулай ук Яр Чаллы шәһәре активы белән очрашты.
02 сентябрь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик институтының беренче курс студентларын уку елы башлану белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик институтының беренче курс студентларын уку елы башлану белән котлады
Бүген Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Россия Федерациясе Прокуратурасы университеты филиалы Казан юридик институты студентларына тантаналы төстә студент билетлары тапшырылды. Белем көне һәм югары уку йорты тарихында яңа этап белән мөгаллимнәрне һәм студентларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Юрий Пономарёв, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе галиме Талия Хәбриева, Россия Федерациясенең Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич котлады.
02 сентябрь 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районының яңа мәктәпләрендә тантаналы линейкаларда катнашты
Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районының яңа мәктәпләрендә тантаналы линейкаларда катнашты
Бүген, яңа уку елының беренче көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш муниципаль районында булды, анда ул Комлы Кәвәл һәм Усад авылларында яңа ачылган мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда хөрмәтле кунакларның берсе булды. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады, укучыларга укуда уңышлар һәм тормышта активлык теләде.
29 август 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин бөтенроссия милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларны сәламләде
Фәрит Мөхәммәтшин бөтенроссия милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларны сәламләде
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта 10нчы бөтенроссия милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумының пленар утырышы булды. Катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
29 август 2024  |  Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне белән котлады
Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Россия парламентының югары палатасы җитәкчесе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллады.
28 август 2024  |  «Бердәм Россия» селектор киңәшмәсендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар
«Бердәм Россия» селектор киңәшмәсендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Бүген «Бердәм Россия» партиясе һәм РФ Мәгариф министрлыгының селектор киңәшмәсендә Россия төбәкләрендәге гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Партиянең Генсовет секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Владимир Якушев үткәргән киңәшмәдә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
27 август 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: "БРИКС линиясе буенча күпьяклы хезмәттәшлек төбәкара элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертәчәк»
Фәрит Мөхәммәтшин: "БРИКС линиясе буенча күпьяклы хезмәттәшлек төбәкара элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертәчәк»
Бүген Мәскәүдә БРИКС илләренең VI Халыкара форумы ачылды, аның кысаларында башкалаларның һәм эре агломерацияләрнең парламент дипломатиясе үсешенә багышланган сессия узды. Республика җитәкчелеге исеменнән сессиядә катнашучыларны һәм кунакларны видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
[ 4 ]    [ 5 ]    [ 6 ]    [ 7 ]    [ 8 ]    [ 9 ]    [ 10 ]   

Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Президент России Владимир Путин во время своего визита в Татарстан осмотрел поля Лаишевского района. 24 июня 2000 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2024 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.