Яңалыклар
18 декабрь 2023 |
| |
Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен хуплады |
|
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советының илленче утырышына чакырылган кешеләр «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балаларның теләк-хыяллары язылган хатларны алып укыдылар. Балаларның теләкләре якын арада үтәләчәк.
җентекле > |
|
12 декабрь 2023 |
| |
Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга паспортлар тапшырды |
|
Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. «Мин – Россия гражданы» традицион тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде, бүген илнең төп законы кабул ителүгә 30 ел тулды. 14 яшь тулган укучыларга паспортларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
җентекле > |
|
12 декабрь 2023 |
| |
Дәүләт Советының чираттагы утырышы 18 декабрьдә узачак |
|
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы 18 декабрьдә көндезге сәгать 10да узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламент утырышында 19 мәсьәләне, шул исәптән 7 республика закон проектын һәм Дәүләт Советының кайбер карарларын карау планлаштырыла.
җентекле > |
|
12 декабрь 2023 |
| |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы |
|
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
Моннан нәкъ утыз ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләтенең язмышын хәл иткән вакыйга булды. Аның күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә бөтенхалык референдумында яңа Россиянең Төп законы кабул ителде. Ул иксез-чиксез илебезнең миллионнарча гражданнары – милләте, дине һәм сәяси фикерләве төрле булган, аңлы рәвештә нык демократик һәм социаль дәүләт төзүне сайлаган кешеләрнең өметләрен һәм ышанычын гәүдәләндерә.
җентекле > |
|
09 декабрь 2023 |
| |
Казанда "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлекчәсе конференциясе узды |
|
Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясе узды, анда 2023 елда төбәк бүлекчәсе эшенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан бердәмроссиялеләре 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XXI съезды делегатларын сайладылар, шулай ук берничә оештыру мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.
җентекле > |
|
[ 4 ]
[ 5 ]
[ 6 ]
[ 7 ]
[ 8 ]
[ 9 ]
[ 10 ]
|