Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

26 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин: «Алдан тавыш бирү сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген төзергә мөмкинлек бирә»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Алдан тавыш бирү сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген төзергә мөмкинлек бирә»
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда партиядән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүгә старт бирелде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
23 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсендәге "Крокус Сити Холл" концерт залындагы фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Мәскәү өлкәсендәге "Крокус Сити Холл" концерт залында булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашты.
22 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты
Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз лидерлары Татарстанда эш сәфәре белән, гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, социаль партнерлыкны үстерү, профсоюзларның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге буенча республикабыз тәҗрибәсен өйрәнәләр, шулай ук шифаханә-курорт комплексы эше белән танышалар.
22 март 2024  |  Дәүләт Советының чираттагы утырышы 29 мартта була
Дәүләт Советының чираттагы утырышы 29 мартта була
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы 29 мартта узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын караячак.
21 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик институтының педагогларын, курсантларын һәм ветераннарын югары уку йортының юбилее белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик институтының педагогларын, курсантларын һәм ветераннарын югары уку йортының юбилее белән котлады
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында югары уку йорты оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Педагогларны һәм ветераннарны, курсантларны һәм югары уку йортын тәмамлаучыларны ярты гасырлык юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
20 март 2024  |  Яшь тренерларга ярдәм итүгә игътибар итәргә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин
Бүген Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумының Казан шәһәренең «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә узган киңәйтелгән утырышында спорт өлкәсенә ел йомгаклары ясалды. Федерация әгъзалары шулай ук республиканың волейбол хәрәкәтен алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
19 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте
Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
19 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга Россия Президентын сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде
Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Видеоэлемтә режимында узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, утырышта Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр һәм мәгариф оешмалары музейлары бәйгесен үткәрү турында сөйләделәр.
17 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны Май чабу бәйрәме белән тәбрикләде
Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны Май чабу бәйрәме белән тәбрикләде
Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта «Май чабу – 2024» Славян мәдәнияте бәйрәме узды. Төрле милләт вәкилләрен җыйган бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән иде.
16 март 2024  |  Фәрит Мөхәммәтшин сайлау участогы эше белән танышты
Фәрит Мөхәммәтшин сайлау участогы эше белән танышты
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә урнашкан 165 нче сайлау участогы эше белән танышты. Парламент башлыгы сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты, шулай ук «Россия халыклары ашлары» акциясен ачуда катнашты. Бүген әлеге сайлау участогына Россия Президенты сайлауларында тавыш бирергә килгән барлык татарстанлылар илебез халыкларының милли ризыкларын татып карый алды. Акцияне Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырды.
[ 1 ]    [ 2 ]    [ 3 ]    [ 4 ]   
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.