Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары ассамблеясында булды

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары ассамблеясында булды

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедовны кабул итте. Парламент җитәкчесе ассамблея тарихы, аның бурычлары һәм максатлары турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакка якшәмбе мәктәбе бинасын күрсәтте. Биредә төрле милләт балалары бию, вокал, тел өйрәнү һәм башка секцияләргә йөри. Мәктәп 22 төркемнән тора, һәрберсендә 10-15 кеше.

“Халыклар дуслыгы йорты каршындагы якшәмбе мәктәбенең бурычлары күпкырлы: бу Татарстанда яшәүче халылкарның телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау. Республикада теге яки бу халык вәкилләре милли-мәдәни автономиягә керә, ә алар, үз чиратында, Татарстан халыклары ассамблеясенә берләштерелгән”, - дип сөйләде парламент җитәкчесе.

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары ассамблеясе эшен югары бәяләде.

Татарстан халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, 8 ел дәвамында эшчәнлек алып баручы Иммигрантлар мәшгульлеге агентлыгы турында сөйләде. 2013 елның июлендә “Мигрантларны эшкә урнаштыру һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма булдырылды. Биредә Татарстанда эшләргә теләүче чит ил гражданнарына эш табарга, кирәкле документлар әзерләргә, профессиональ әзерлек һәм медкомиссия үтәргә ярдәм итә, ягъни республика тормышына адаптациялиләр.

Ассамблея эшчәнчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – милли-мәдәни автономия, хокук саклау органнары һәм хакимият структуралары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәлләр оештыру һәм миграция вәзгыяте һәм чит ил гражданнары арасында хокук бозу мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.