Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин - “ГАЗ-21” авторетроклубының шәрәфле президенты

Фәрит Мөхәммәтшин - “ГАЗ-21” авторетроклубының шәрәфле президенты

16 апрельдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ГАЗ-21” авторетроклубының гомум җыелышында катнашты.

Әлеге клуб 2006 елның июлендә элекке машиналар яратучыларны берләштерү максатыннан, Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән оештырылган иде. Бүгенге көндә клуб 130 автомобильсөючене берләштерә.

Җыелышта авторетроклубның башкарма директоры Риф Яруллин 2008 елда башкарылган эшләргә хисап ясады. Ул клуб әгъзаларының Җиңү бәйрәмендә һәм Республика көнендә автоузышлар оештыруларын, шулай ук башка фестивальләрдә катнашуларын искә алды. “Узган елны безнекеләр Казанда уздырылган “Автоэкзотика” илкүләм шоуда программаның иә үзәгендә булдылар” , - дип билгеләп үтте ул.

Башкарган эшләргә бәя биреп, Фәрит Мөхәммәтшин “клуб аягына басты” дип белдерде. “Республикада уздырылган барлык зур чаралар бездән башка үтми”, - диде ул.

Авторертроклуб быел да Җиңү көненә багышлап оештырылачак Казан – Яшел Үзән автоузышында һәм автопарадында катнашырга ниятләп тора. Шулай ук көз айларында булачак Казан – Ашхабад автораллиында катнашучыларны башкала тирәсендә озатып барырга да исәплиләр.

Җыелышта авторетроклубының президентын сайлау мәсьәләсе дә каралды. Фәрит Мөхәммәтшинның әйтүенә караганда, бик күп җәмәгать эшләрен алып бару сәбәпле – “Бердәм Россия” партиясенең регион бүлеге, “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәтенең, Татарстан халыклары Ассамблеясенең җитәкчеләре булып тору 1әм башка эшләр – аңа авторетроклубның эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә алып барырга вакыт һәм мөмкинлек калдырмый. Шуңа күрә ул “ГАЗ-21” клубының президенты итеп сайларга республиканың транспорт министры Геннадий Емельяновны тәкъдим иттте. “Ул – шулай ук элекке автомобильләр фанаты, өч ретромашинаны рәткә кертте, җитәкчелек иткән министрлыгы да безнең клуб куйган максатларны тормышка ашыруда ярдәм итәрдәй, бу урынга аннан да шәп кеше булмас, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Геннадий Емельяновны бертавыштан авторетроклубның президенты итеп сайладылар. Фәрит Мөхәммәтшинне исә “ГАЗ-21” авторетроклубының шәрәфле президенты иттеләр.

Киләчәккә бурычлар һәм максатлар билгеләгәндә, Ф.Мөхәммәтшин Җиңү көнендә узачак чараларга әзерләнүнең аеруча мөһим булуын искәртеп, “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә без җитди әзерләнергә тиешбез. Бу – безнең намус эше!” – диде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.