Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туксанынчы елларда кабул ителгән карарларны Фәндәс Сафиуллиннан башка күз алдына китереп булмый»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туксанынчы елларда кабул ителгән карарларны Фәндәс Сафиуллиннан башка күз алдына китереп булмый»

Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Фәндәс Сафиуллинның «Азатлык һәм тигез хокук» өчен» дип аталган яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә булды. Чарада республиканың танылган сәясәтчеләре, галимнәр, иҗат әһелләре катнашты.

- Татарстанда туксанынчы елларда кабул ителгән карарларны Фәндәс Сафиуллиннан башка күз алдына китереп булмый, - диде Фәрит Мөхәммәтшин сүз башында - Яңа тарихи чорның турыдан-туры шаһиты булган шәхеснең фикерләре, уй-кичерешләре укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм”. Парламент башлыгы Фәндәс Сафиуллинны 80 яшь тулу белән котлап аңа соклануын белдерде. “Сез аны җиң сызганып эшләгән килеш, иҗади планнар белән, яңа китаплар чыгарып каршылыйсыз, - диде ул, юбилярны тәбрикләп.

Фәрит Мөхәммәтшин Фәндәс Сафиулинга “республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы өчен чын күңелдән хезмәт итүнең якты үрнәге булып торасыз” дип бәя бирде.

Хезмәт юлын гади курсанттан башлап, Татарстан Республикасы Югары Советы, аннары Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Фәндәс Сафиуллин Татарстанның яңа тарихында алтын багана булып торган мөһим документларны - Татарстан Республикасы Конституциясен, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәне, “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы законны кабул итүгә актив өлеш кертә.

- Туксанынчы елларда илебез бик авыр хәлдә калды. Кая барырга, нәрсә эшләргә? Шул чорларда Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Марат Мөлеков кебек шәхеләребез үз кыйблабызны табарга ярдәм иттеләр. Республика бүгенге көндә дә шушы адымга таянып эшли. Фәндәс Сафиуллинның ялкынлы чыгышлары әле дә хәтердә. Ул Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация текстын Югары Совет трибунасыннан укып, тарихка кереп калды. Ул чорда кабул ителгән документлар әле дә нигез булып тора”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы юбилярның бүген дә актив тормыш алып баруын, халыкка үз фикерләрен җиткереп торуын, язмалары аша үзенең тирән белеме һәм бай тәҗрибәсе белән уртаклашуын искәртте. “Сезнең кебек талантлы, көчле шәхесне алга таба да зур казанышлар көтә дип ышанам”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Фәндәс Сафиуллинны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, аның Президиумы, Югары Совет депутатлары, элек бергә эшләгән хезмәттәшләрез исеменнән котлап,  Истәлекле адресны тапшырды һәм күкрәгенә республикабызның дәүләт бүләген, “Фидакарь хезмәт өчен” медален такты.

Тантаналы чарада Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты
рәисе Разил Вәлиев та катнашты.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.