Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау комиссиясе әгъзаларына профессиональлек өчен рәхмәт белдерде

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау комиссиясе әгъзаларына профессиональлек өчен рәхмәт белдерде
Бүген Казанда Татарстан сайлау комиссиясе әгъзалары сентябрьдә узган VII РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларга нәтиҗә ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Кампания яңа сайлау законы йогынтысы шартларында узды диде парламент җитәкчесе. 15 елдан соң Дума сайлаулары янә катнаш система буенча узды.

Республикада сайлау кампаниясе ачык, көндәшлек белән, чиста һәм ачык узды дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, монда сайлау процессының искиткеч оештырылуы, мәгълүмати-аңлату эшләре алып бару һәм сайлау комитеты хезмәткәрләрен өйрәтүче акцияләр оештыру да мөһим роль уйнаган.

Дәүләт Советы Рәисе сайлау комиссиясе әгъзаларына профессиональлек һәм киеренке сайлау алды кампаниясен һәм тавыш бирү көнен оештыру эшенә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде. "Икенче юлы сайлаучылар арасында да зур аңлату эшләре алып барырга кирәк дип саныйм", - дип тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика территориясендә 2812 участок һәм 65 территториаль комиссия эшләде. Татарстанда 2 млн 890 мең 945 сайлаучы теркәлгән. 18 сентябрьдә сайлау урналары янына 2 млн 277 мең 696 татарстанлы (тавыш бирүчеләр 78,79 процент) килгән. Россия парламенты түбән палатасында республикадан 15 депутат сайланды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С полномочным представителем Президента РФ в Приволжском федеральном округе с Сергеем Кириенко на Сабантуе в Казани. 24 июня 2000 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.