Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт политехника техникумын ярты гасырлык юбилее белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт политехника техникумын ярты гасырлык юбилее белән котлады |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
|
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт политехника техникумын 50 еллык юбилее тантанасында катнашты.
Республика җитәкчелеге исеменнән техникум хезмәткәрләрен бүләкләгәндә Фәрит Мөхәммәтшин үзенең элек Әлмәт газ сәнәгате техникумы дип аталган әлеге мәгариф учреждениесенең чыгарылыш укучысы булуын әйтеп узды. Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, техникум «Татнефть» ГАҖ – эре Татарстан предприятиесе өчен кадрлар әзерләү үзәгенә әверелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин 50 ел дәвамында уку йортында бары ике директор булуын, ә бу, аның фикеренчә, уку-укыту юнәлешенең дөрес куелып, коллективның тотрыклы эшләү нәтиҗәсе булуын җиткерде. Техникумга нигез салып һәм аннан 42 ел дәвамында директоры булган Ләбиб Ибраһимовны 2007 елда бу вазифада Илдар Баһманов алыштырган.
Фәрит Мөхәммәтшин соңгы ун елда һөнәр йортының матди-техник базасы ныгуын искәртеп узды. «Бу заманча, югары дәрәҗәдәге политехника техникумы, бирегә Татарстаннан гына түгел, Идел буе федераль округларыннан да укырга киләләр», – диде ул.
Республиканың парламент җитәкчесе укытучылар төркеменең югары дәрәҗәдә булуын, ветераннарның техникумның йөзе икәнлеген билгеләп үтте. Аннан ТР Дәүләт Советы Рәисе учреждение коллективына Татарстан Президентының Рәхмәт хатын, ә төзелеш дисциплинасы укытучысы Галина Татариновага, физика укытучысы Татьяна Сильченкога, җәмгыять белеме укытучысы Зөлфия Сафинага – ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Тантанада катнашкан Әлмәт районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин сүзләренчә, политехника техникумы тулаем алганда республикада техник белем бирү өлкәсендә үзеннән саллы өлеш кертеп килә.
ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Әлмәт политехника техникумының республикада компания җитәкчелеге оештырган мәгариф нефть кластеры составына керүен билгеләп үтте. Техникумның чыгарылыш укучысы, «Татнефть»нең профсоюз комитеты рәисе Гөмәр Яруллин үз чыгышында Әлмәт политехника техникумының профсоюз оешмасы булачак нефтьчеләр өчен үзенчәлекле оешма булуын, ә 2011 елдан «Татнефть»нең башлангыч профсоюз оешмасына керүен әйтеп узды.
Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Әлмәт политехника техникумында 13 белгечлек буенча бүгенге көндә 2,5 меңнән артык яшь кеше белем ала, һөнәр үзләштерә. Ә техникумны 27 меңләп тәмамлаган белгеч илнең төрле төбәкләрендә хезмәт куя.
Айгөл Зәлегдинова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары
Кирегә
|