Дәүләт Советы Рәисе Әгерҗе җитәкчелегеннән эшкуарларга ярдәм күрсәтүләрен сорады
Дәүләт Советы Рәисе Әгерҗе җитәкчелегеннән эшкуарларга ярдәм күрсәтүләрен сорады |
|
21 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районында эш сәфәрендә булды. Иң элек ул Л. Айтуганов исемендәге Мәдәният сараен, җирле җитештерүчеләрнең товарлар күргәзмәсен карады. Аннары парламент башлыгы район Советы утырышнда катнашты. Анда Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров 2016 ел йомгаклары белән таныштырды һәм 2017 елга ниятләнгән эш-гамәлләр хакында сөйләде.
Әгерҗедәге эш сәфәрен Фәрит Мөхәммәтшин узган елда республика программасы нигезендә төзелгән Л. Айтуганов исемендәге Мәдәният сараен караудан башлады. Ул әлеге мәдәният учагында эшләп килүче “Мирас” фольклор ансамбле җырчылары белән аралашты. “Районыбыз мәркәзебез Казаннан шактый еракта булуга кармастан, безне еш кына республика күләмендә уздырыла торган бәйгеләргә, бәйрәмнәргә чакыралар. Һәрдаим үзебезгә игътибар тоябыз”− дип артистлар үзләренең эшчәнлекләрен бәян итте.
Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин район Мәдәният йортында урнаштырылган товарлар күргәзмәсен карады. Анда җирле җитештерүчеләрнең товарлары куелган иде. Терси авылында эшләп килүче “Авылдаш” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Равил Харисов үзенең сөт җыю һәм сөт ризыклары эшкәртү белән шөгыльләнүен әйтеп, парламент башлыгына продукция җитештерү күләмен арттыруда килеп чыккан кыенлыклар турында сөйләде. “Киңәю өчен шактый күп финанслар кирәк. Агрофирма булдыру өчен шулкадәр акчаны бер генә банк та бирми”, - диде ул. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин республикада авыл предприятиеләренә ярдәм итү максатыннан махсус программалар булдырылуын әйтте һәм чарада катнашучы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗиповка фермер күтәргән мәсьәльне хәл итү юлларын эзләргә кушты.
Район Советы утырышында ясаган чыгышында Валерий Макаров авыл хуҗалыгы тармагының район икътисадында әйдәп баручы икәнлегенә басым ясады. Бу тармакка җитештергән товарның 24% туры килә. Кертелгән инвестицияләр күләме буенча беренче баскычта тора. 2 мең 600 башка исәпләнгән югары технологияле сөт җитештерү комплексы төзелеше тәмамланып килә.
«Халыкны авария хәлендәге торактан күчерү иң кискен мәсьәлә булып тора иде. Без бу нисбәттән республика программасын тулысынча үтәдек. 21 барактан 150 гаилә күчерелде”, - дип хисап ясады район башлыгы. Бу нисбәттән күпфатирлы алты йорт төзелгән.
Валерий Макаров районның “авырткан җирләренә” дә кагылып узды. Искергән җитештерү предприятиеләрен яңартуга һәм яңаларын төзүгә инвестицияләр җәлеп итү эше шактый авыр бара. “Югары сыйфатлы балчык маясы булуга карамастан, төзелеш материаллары заводы эшләми тора. Инвесторларга яңа җитештерү мәйданы булдыру өчен авылларда һәм шәһәрдә инженер инфраструктуралары белән җиһазландырылган 10 буш урын булдырылды”, − диде Әгерҗе районы башлыгы.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында узган ел район үсешендә уңай динамика булуын билгеләп үтте. Әгерҗе районы игътибардан читтә түгел, ул күпчелек программаларда актив катнаша, диде ул. Парламент башлыгы «президент» программаларын тормышка ашыруда җирле подрядчикларны күбрәк җәлеп итәргә киңәш бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада экология мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә эш башлануын әйтте. “Әгерҗе экологик яктан шактый имин төбәкләрдән санала, әмма каты көнкүреш калдыклары белән эшләү мәсьәләсендә тискәре фактлар бар, бу якка игътибарны арттырсагыз иде”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе район башлыгына.
Моннан тыш, парламент башлыгы районның аграр секторында хезмәт хакының түбән булуына һәм гомер озынлыгының республика күрсәткеченнән түбән булуына игътибарны җәлеп итте. “Район халкының авыру сәбәпләрен анализлагыз”, - диде ул район хастаханәсенең баш табибына.
Фәрит Мөхәммәтшин районга яңа бурычларны хәл итәр өчен республика программаларында күбрәк катнашырга, халыкның активлыгын арттырырга кирәк дигән фикердә. “Эшкуарлар санын арттырыгыз, яңа эшкә алынучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтегез,” – диде Дәүләт Советы Рәисе район башлыгына.
Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|