Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин:"Әлмәт районында сөт эшкәртү заводы төзергә кирәк"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Әлмәт районында булып, район активы белән очрашты һәм коммуналь техника күргәзмәсе белән танышты. Парламент җитәкчесе шулай ук район советы утырышында да катнашты. Район башлыгы Айрат Хәйруллинның узган ел йомгаклары һәм 2017 елга билгеләнгән бурычлар белән чыгышы тыңланды.

Районда 2016 елда урамнарны җыештыру өчен заманча эргономик техника сатып алынган. Каты көнкүреш калдыкларын селектив җыю булдырылган, бу калдыкларның полигоннарда чамасыз артуын юл куймый, шулай ук бу өлкәдә бюджет чыгымнарын да киметә.

Район икътисады структурасында нефть сәнәгате 81,4 процентны алып тора. 2016 елда шактый гына инвестиция проектлары тормышка ашырылган. Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең районнар арасындагы рейтингта Казаннаң соң икенче урынны саклап кала алуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, районда тәүлеклек савым 37 тонна булганлыктан кичекмәстән биредә сөт заводы төзергә кирәк.

«Сөтне районнан читкә чыгару – нефтьчеләр үзвакытында чималны читкә сатып, шул ук вакытта нефть эшкәртү заводы төзү кирәклеген әйтү белән бер. Эшкәртелгән сөт, нефть кебек үк, берничә тапкыр кыйбат сатыла. Нинди генә очракта да биредә сөт эшкәртү цехы булырга тиеш», − дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы район җитәкчелегенә.

«Әлмәттә сөт заводын япканнар иде, без бу турыда эзләнәбез инде. Иртәме, соңмы, Әлмәттә сөт эшкәртү булачак», − дип ышандырды район башлыгы.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей Данилов фотолары

Принтердан чыгару өчен

Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
День города. Альметьевска. 17 октября 1987 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.