Фәрит Мөхәммәтшин музыкант һәм педагог Рәгъде Халитовны юбилее белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин музыкант һәм педагог Рәгъде Халитовны юбилее белән котлады |
|
20 мартта С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Рәгъде Халитовның 75 яшьлек юбилеена, иҗади һәм педагогик эшчәнлегенең 55 еллыгына багышланган кичә узды. Юбилярны тәбрикләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
"75 ул – искиткеч яшь, үткәнгә, узган гомергә борылып карау мөмкинлеге бар. Рәгъде Халитов Россия һәм Татарстан музыка үсешенә зур өлеш кертә. Ул - эше һәрвакыт беренче урында булган һәм беренче урында булып калган хезмәт иясе", – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин Р Халитовка вөҗданлы һәм намуслы хезмәте, үсеп килүче буынның сәләтен үстерүдә һәм рухи яктан тәрбияләүдә, шулай ук Татарстанның музыка мәдәниятен дөньяга чыгаруда керткән өлеше өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Парламент башлыгы юбилярга Татарстан Президентының һәм республика Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатларын тапшырды.
Юбилей кичәсендә Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров, шулай ук иҗат коллективлары башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады. Бәйрәм чарасында республиканың мәдәни җәмәгатьчелеге һәм юбилярның хезмәттәшләре, шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.
Рәгъде Халитов татар халык уен коралларын өйрәнү белән шөгыльләнә, актив концерт эшчәнлеге алып бара. Хезмәт юлын 1964 елда Казан педагогия институтында укытучы булып башлый, 1983 елда татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасының мөдире була, ә 1985 елдан музыка факультеты деканы була. Бүген Р.Халитов Казан (Идел Буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшли.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары
Кирегә
|