Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин “Ялкын” журналының “Лидерлар мәктәбе” проекты катнашучылары белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин “Ялкын” журналының “Лидерлар мәктәбе” проекты катнашучылары белән очрашты

19 апрельдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент бинасында “Ялкын” республика балалар-яшьләр журналының редколлегия әгъзалары һәм “Лидерлар мәктәбе” проекты катнашучылары белән очрашты.

Мондый форматтагы чара беренче тапкыр моннан 20 ел элек нәкъ менә Фәрит Мөхәммәтшин белән аның Татарстан Премьер-министры вазыйфасында эшләгән чагындагы очрашудан башланган иде. Инде тарих яңадан кабатланды. Балалар белән очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да катнашты.

Очрашуга кадәр “Лидерлар мәктәбе” укучылары Парламент үзәге буенча экскурсиядә булдылар, парламент музее, утырыш залларын карадылар һәм парламент журналистлары өчен булдырылган шартлар белән таныштылар.

Очрашуны “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин башлап җибәрде, партламент җитәкчесенә 20 ел элек узган очрашудан фото, “Ялкын” журналының 1997 елның декабрь саны һәм балалар редколлегиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Дәүләт Советы Рәисе журналның туган телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүен искәртеп, коллективның үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча алып бара торган системалы эшен югары бәяләде. “Ялкын” һәр мәктәп һәм һәр китапханәдә булырга тиеш”, – диде парламент башлыгы.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин балалар редколлегиясе вәкилләренең сорауларына бик теләп һәм тулы итеп җавап бирде. Укучылар уңыш сере, сәясәт турында кызыксындылар, Фәрит Хәйрулла улының яраткан ризыгы, ял сәгатьләрен ничек уздыруы турында да сораулар бирделәр.

“Ялкын” журналы һәм “Ватаным Татарстан” газетасы язмалары буенча
Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.