Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин:"Татарстанның муллыгы һәм социаль-икътисади үсеше - күпмилләтле республикабызда үзара тынычлык һәм татулык саклауның мөһимлеген аңлауда”

Фәрит Мөхәммәтшин:"Татарстанның муллыгы һәм социаль-икътисади үсеше - күпмилләтле республикабызда үзара тынычлык һәм татулык саклауның мөһимлеген аңлауда”

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Татарстан халыкларының III съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов, Россия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова, төрле милләт вәкилләре катнашты.

Съезд Россия һәм Татарстан гимнары белән ачылды. Чарага барлык муниципаль берәмлекләрне, милли-мәдәни оешмаларны тәкъдим итүче 730 делегат чакырылган.
Съездда гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге, этномәдәни үсешнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Моннан алдагы съездлар 1997, 2007 елларда узган иде. Алар республикада конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, тынычлык, татулык сакланышына җитди йогынты ясады.
Әйтергә кирәк, махсус съездга багышлап, бөтен республика буенча "этномәдәни эстафета" уза. Халыклар дуслыгы йортларында реубликада яшәүче халыкларның декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәләре үткәрелә.

Фәрит Мөхәммәтшин съездны ачып җибәреп, аның Татарстан Конституциясенең чирек гасыр юбилее елында узуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп узды.

 Съезда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

"Россиянең көче һәм уникальлеге халыклар дуслыгында чагылыш таба. Күпмилләтлелек һәм озак вакытлар дәвам иткән күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт – безнең көндәшле өстенлекләр. Илне шул рәвешле тәкъдим итү халыкара аренада да мөһим булуына ышанам. Соңгы вакытта этнослар арасында низаглар туганда, конфессияара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр кискенләшкәндә, бу аеруча актуаль", – дип ассызыклады Президент. Ул күпмилләтле илгә төрле куркынычлар янарга мөмкин дигән сүзләр дә ишетергә туры килгәнлеген билгеләп узды. Ул илне дошман кайберәүләрнең дәүләтне зәгыйфьләндерү, Россия җәмгыятен таркату максатыннан этнодини өлкәне сәясәтләштерергә омтылуларын да искәртеп үтте.

Рөстәм Миңнеханов татарларның милли телләр, мәдәниятләр, традицияләрнең уңышлы үсешенә ышандыра алучы көчле Россия яклы булуын ассызыклады.

"Бу мәсьәләләрдә Россия Президенты Владимир Путин ышанычлы гарант булып тора", – диде Президент һәм Илбашының сәясәте халыкларның этномәдәни үсешенә, тынычлык, татулык саклауга йөз тотуына басым ясады.

"Бүген республиканың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга. Халыклар съезды иң вәкиллекле форумдыр, мөгаен", – дип белдерде Минтимер Шәймиев үз чыгышында. Ул моңа кадәр үткән һәр съездда позитив үзгәрешләр булуын билгеләп узды.

"Мин бүген залда республикада күпмилләтлелек хәрәкәтен формалаштыруның чишмә башында торучыларны күрүемә шатмын", – дип ул милләтара татулыкка өлеш кертүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Дәүләт Киңәшчесе икътисади борылышлар, параллель хакимият төзү омтылышлары, хакимият белән конструктив диалогка барырга теләмәү кебек авырлыклар булган шартларда, Татарстанда этноконфесисональ үсеш моделенә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булуын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев илдә Президент вазифасы раслангач, республиканың да Президент атамасы өчен күтәрелгәнен искәртте. Ул вакытта Борис Ельцинның, "халык теләгәч, моңа барырга кирәк" дип әйткәнен билгеләп узды.

"Шул елларда халыклар арасында Президент атамасына сакчыл мөнәсәбәт урнашты", – ди ул.
Минтимер Шәймиев бүген халыкның күпчелеге Россия Президенты Владимир Путин эшен хуплавын билгеләп үтте. "Халыкара өлкәдә куркыныч артуы белән бәйле рәвештә, россиялеләр киләчәген Путин белән күрә", – дип ул Татарстанны заманча тарихында да аның башлангычында изге эшләр күп башкарылуын әйтте. Минтимер Шәймиев аның Казанның 1000 еллыгында да рус һәм татар телләрендә чыгыш ясавына игътибарны юнәлтте.

Ул чыгышында беренче һәм икенче съездларның нәтиҗәләре буларак, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлү турында шартнамәләр төзелгәнен искәртте. Ул шартнамә, эчтәлегенә үзгәрешләр кертмичә, дәвам иттерелә алыр иде дип саный.

Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов Татарстан Республикасы җитәкчелегенең иң авыр елларда да татар халкы, башка халыклар, бөтен Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклап килүен билгеләп узды. Рамазан Абдулатипов Татарстан җитәкчелегенең үз сүзендә тора белүче намуслы кешеләр булуын, хакыйкать, дуслык, туганлык тарафдарлары булуын, моның нәтиҗәсендә республиканың чәчәк атуын ассызыклады. Дагыстан башлыгы бүген Татарстан халыклары ассамблеясенең бөтен Россия Федерациясендә алдынгы урында торуын шәрехләде.

"Татарлар – бөек, тарихи халык. Татар халкының бөек казанышларының берсе – татарларның руслар белән, Россия белән берләшүендә. Татарлар бүгенге шартларда Россиядә лаеклы урынын тапты", – дип белдерде Рамазан Абдулатипов.

Татарстанның муллыгы һәм социаль-икътисади үсеше - күпмилләтле республикабызда һәм Россиядә үзара тынычлык һәм татулык саклауның мөһимлеген аңлауда”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. Ул съезд эшенең төп нәтиҗәсе буларак резолюция проекты кабул ителүен, бу нисбәттән редакция комиссиясенә бик күп эшләргә туры киләчәген әйтте. Документка делегатлардан 130 тәкъдим кергән.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары







Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.