Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы
Республика массакүләм мәгълүмат чараларының хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген тормышны мәгълүмат алмашудан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Матбугат һәм электрон басмалар, радио һәм телевидение, спутник аша һәм мобиль элемтә безгә мөһим эшләрдән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә, дөньякүләм, илебез һәм республикабыз эчендәге актуаль вакыйгалар белән даими таныштырып тора.

Татарстан массакүләм коммуникация чаралары граждан җәмгыятенең мөһим институтына, тоткарлыксыз мәгълүмат чыганагына, киңәшчегә һәм республикада бара торган вакыйгаларның хәбәрчесенә әверелде. Күп очракта җирле матбугат чаралары халыкның гозерен хакимияткә җиткерергә ярдәм итсә, дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнарын гади халыкка якынайта, аларны борчыган мәсьәләләрне күрергә һәм тирәнрәк аңларга булыша. Көнүзәк мәсьләләрнең тизрәк хәл ителеше күп очракта хакимият структуралары белән җирле масс-медианың конструктив эшенә бәйле була.

Күпсанлы басмалар, телерадиоканаллар, үз йөзен булдырып һәм үз фикерен чагылдырып, татарстанлыларны борчый торган иң кискен темаларны яктырта торган бердәм мәгълүмат кыры хасил итәләр. Һәр көн һәм һәр сәгать саен сез зур күләмле һәм нәтиҗәле эшләр башкарасыз. Бүген республикабыз журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда, үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән яраткан газетабыз “Республика Татарстан”ның иҗат коллективын шушы истәлекле дата белән тагын бер мәртәбә тәбрик итәм!

Кадерле дуслар! Сез язмышыгызны үтә дә җаваплы һөнәр белән бәйләгәнсез, һәрвакыт вакыйгаларның алгы сызыгында торасыз, халык белән турыдан-туры аралашып яшисез. Җәмгыятьнең әхлакый-психологик торышы, асылда, аның бүгенгесе һәм киләчәге сезнең сүзнең никадәр үтемле булуына, үз вакытында әйтелүенә бәйле.

Ватаныбыз журналистикасының иң яхшы традицияләрен саклагыз. Иҗтимагый тормышта актив катнашыгыз. Хакыйкатькә һәм дөреслеккә хезмәт итегез. Куелган максатларыгызга ирешегез. Яңа алымнар һәм яңа ысуллар табу теләге, иҗади куәтегез беркайчан да сүнмәсен!

Сезгә бәхет, исәнлек-саулык, һөнәри казанышлар һәм кызыклы проектлар телим. Рейтингларыгыз югары, тиражларыгыз күп, укучыларыгыз бихисап булсын. Бәйрәм белән!






Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Премьера балета «Шурале» в рамках фестиваля «Звезды белых ночей» в Мариинском театре. Фарид Мухаметшин вручает художественному руководителю театра Валерию Гергиеву медаль РТ «За доблестный труд». Санкт-Петербург. 28 июня 2009 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.