Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Изборск клубы – илебезнең әйдәп баручы интеллектуаль мәйданчыкларының берсе”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Изборск клубы – илебезнең әйдәп баручы интеллектуаль мәйданчыкларының берсе”

Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
16 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советында Изборск клубы “Евразия идеологиясе һәм заманча ритмнары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Кунакларны сәламләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Изборск клубын илебезнең әйдәп баручы интеллектуаль мәйданчыкларының берсе, дип атады. Аның тарафдарлары социаль патриотик консерватизм позициясеннән Россия җәмгыятендәге иң әһәмиятле сәяси һәм икътисади проблемаларга карата үз карашларын белдерә.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың икътисади, интеллектуаль, мәдәни һәм рухи куәте, моннан тыш, 25 ел элек кабул ителгән Татарстан Конституциясе турында тәфсилләп сөйләде.

“Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә Татарстан ил файдасына башка төбәкләр белән күпкырлы эшчәнлек алып бара”, – диде парламент башлыгы. Аның әйтүенчә, Изборкс клубы әгъзаларының төбәкара хезмәттәшлекне камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәре республика өчен кызыклы һәм файдалы булыр иде.

Аннары сүз Изборск клубы рәисе, язучы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, “Завтра” газетасы редакторы Александр Прохановка тапшырылды.

“Без дәүләтебез хәрәкәтенең идеологик нигезен булдырырга телибез, чөнки идеология булмаса, дәүләт тә юк дигән сүз. Россия – идеология иле, олы бер идея. Бүген Россия – кабиләләр, вак халыкларның, аларның холык-фигыльләренең кушылмасы”, – дип белдерде ул.

Клуб рәисе Идел буе цивилизациясенең бүгенге Россиянең зур хәзинәсе булуын билгеләп үтте. “Идел елгасы буенда күп төрле халыклар җыела. Шул рәвешле, төрле милләтләр муенсасы барлыкка килә. Идел буе цивилизациясендә татарлар, Татарстан зур урынны алып тора. Татарларның язмышы бөек, аларның үз мистик серләре бар. Алар – куәтле, нык халыкларның берсе. Мәскәү тарафыннан кырыс җәберләнгән була торып та, алар тиз арада дәүләтнең терәгенә әверелә, алар дәүләтне тәшкил итүче халыкка әйләнә. Бүген татарлар күпсанлы күренешләрнең этник нигезен тәшкил итә. Татарстан цивилизациясе татар халкы, татар үзаңы үзенчәлекләренә нигезләнә”, – дип ассызыклады Александр Проханов.

“Һәр бөек халыкның киләчәк образы, үз хыялы бар. Татар дөньясы, татар хыялы бик кызыклы һәм серле. Изборск клубы татар хыялы нәрсә икәнен аңлау бурычын куя алыр иде. Рус, татар, чуваш һәм башка халыклар хыялларын берләштерү Россия хыялын тудыра”, – ди ул.
Александр Проханов фикеренчә, Идел буе цивилизациясендә татарларның үзенә күрә бер миссиясе бар.

“Аның беркайчан аталганы юк иде. Татар философы йә тарихчысының бу хакта әйткәнен хәтерләмим. Идел суы белән туендырылган бу оештыручы көч Иделдә яшәүче барлык халыкларны берләштерә. Татарлар бу суда, башка халыкларга караганда да көчлерәк чагылыш табадыр әле, бәлки. Клуб эше оешып китсә, нигә әле безгә Костромадан Әстерханга кадәр Идел буйлап пароходта йөзү сәяхәте оештырмаска? Әгәр барлык шәһәрләр буенча йөрсәк, Изборск клубы әгъзалары үз эзләнүләре, Костромада, Түбән Новгород, Самара, Казанда үз хыялын ничек тапканын сөйли алыр иде”, – дип саный клуб рәисе.

“Изборск клубы рус, татар, Россия хыялын формалаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Бу эш гармонияне аңлау өчен мөһим. Бу барлык хыяллар ахыр чиктә держава идеясе асылын тәшкил итә. Бу эшкә философларны, дин әһелләрен, антропологларны, тарихчыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны, сәясәтче, икътисадчыларны җәлеп итәргә кирәк. Изборск клубы татар хыялын формалаштырыр дип уйлыйм”, – дип тәмамлады чыгышын Александр Проханов.

Белешмә өчен.
Изборск клубы – Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен өйрәнүдә махсуслашкан танылган экспертлар берләшмәсе. Ул 2012 елның сентябрендә Изборск шәһәренең (Псков өлкәсе) 1150 еллыгын бәйрәм иткәндә оеша.

Материал “Татар-информ” МА язмасын кулланып әзерләнде
Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.