Фәрит Мөхәммәтшин: "Партия проектларын тормышка ашыруга системалы мониторинг таләп ителә"
Фәрит Мөхәммәтшин: "Партия проектларын тормышка ашыруга системалы мониторинг таләп ителә" |
|
Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге политсоветы утырышы булып узды. Анда быелның беренче яртыеллыгында партия проектларын тормышка ашыруга башлангыч йомгак ясалды, шулай ук 10 сентябрьдә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауга бәйле кайбер мәсьәләләр каралды.
Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелде. Быелның беренче яртыеллыгында партия проектларын тормышка ашыру турында төбәк политсоветының партия проектлары буенча комиссиясе секретаре Фәридә Камалова таныштырды.
“Бердәм Россия”нең Россия Президенты указларын, РФ Федераль Җыенына Юлламаларында куелган бурычларны үтәүгә һәм партиянең сайлау алды программасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән 25 федераль партия проекты гамәлгә ашырып килә. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге политсоветы исә, үз чиратында, 21 партия проектын кабул иткән.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, партия проектларын тормышка ашыруга системалы мониторинг таләп ителә. Ә иң мөһиме – бу эшне сайлаучыларга күрсәтергә кирәк. “Республикада партия проектларын тормышка ашыру эше халык тарафыннан хуплана. Без бу юнәлештә артта кала алмыйбыз, – диде ул. – Без аерым партия проектларын финанслау исемлегенә эләкмәгән төбәк-донорларга финанслау юлларын ачтыруга ирештек”.
Партиянең төбәк башкарма комитетының партия төзелеше бүлеге начальнигы Светлана Гыйниятуллина әйтүенчә, сайлау республиканың 38 районында узачак. Барлыгы 155 депутат сайланачак. Шуның 130ын “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлегеннән тәкъдим итү күздә тотыла. Хәзерге вакытта төбәк бүлегенең партия сафында 125 мең кеше бар.
“Төрле дәрәҗәләрдәге депутатлар сайланылачак 155 участокта җаваплы эш көтелә. Бигрәк тә безнең өчен – 130ында, башлангыч тавыш бирү үткәреп, үз кандидатларыбызны тәкъдим итәчәкбез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре өч дәрәҗәдәге – район советы, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары очрашуларын үткәрү зарурилыгына игътибарны юнәлтте. “Халык федераль дәрәҗәдә нинди законнар кабул ителүен, нинди яңалыклар барлыгын белеп торырга тиеш”, – дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Андрей Данилов фотолары
Кирегә
|