Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “ТЯГ” яшьләр бүлеген яшь буын өчен чын мәгънәсендә лидерлар мәктәбенә әйләнүе без­нең өчен бик мөһим”

Фәрит Мөхәммәтшин: “ТЯГ” яшьләр бүлеген яшь буын өчен чын мәгънәсендә лидерлар мәктәбенә әйләнүе без­нең өчен бик мөһим”

Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Фото Андрея Данилова
Бүген Алабуга районында ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Татарстан – Яңа Гасыр” республика иҗ­ти­магый хәрәкәте лидеры Фәрит Мөхәммәтшин катнашында хә­рәкәтнең Яшьләр форумын ачу тантанасы булды.

Фәрит Мөхәммәтшин, форумда катнашучыларны сәламләп, бү­генге форум “ТЯГ” хәрәкәтенең (быел аңа 18 “яшь” тула) тиң­дәш­сез ресурслар туплавын, үзенең эш стилен булдыруын раслады, дип билгеләп үтте.

“ТЯГ” яшьләр бүлеген яшь буын өчен чын мәгънәсендә лидерлар мәктәбенә әйләнүе без­нең өчен бик мөһим”, – диде ул, форумда катнашучыларга мө­рәҗә­гать итеп. – Яшьләргә һәм яшьләр сәясәтенә инвес­ти­ция­ләр – республиканы үс­терүнең стратегик бурычларыннан берсе, һәм бүген барлык дәрә­җәләрдәге хакимият­ләр шушы бурычларны хәл кылырга омтыла”.


Форумның ТР Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу һәм ТАССР юбилее алдыннан оештырылуын билгеләп үтик. Респуб­лика­быз­ның барлык районнарыннан җыел­ган 120 активист 7-9 июль көннәрендә конституцион төзе­леш, кеше һәм гражданинның ирек­ләрен, хокукларын тәэмин итү проблемалары буенча дис­куссияләрдә катнашачак.

Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.