Фәрит Мөхәммәтшин: “Ефәк юл” раллиеның тарихы Татарстанда башлануы символик мәгънәгә ия”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Ефәк юл” раллиеның тарихы Татарстанда башлануы символик мәгънәгә ия” |
|
9 июль көнне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Ефәк юл" ралли-рейдының Татарстандагы махсус этабына старт бирде.
"Ефәк юл" ралли-рейды халыкара спорт ярышларының бер якты сәхифәсе булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Шәле бистәсендә башланган икенче махсус участокка старт биргәндә хәбәр итте. Ярыш якынча 10 мең чакрымны колачлап, Россия һәм Казахстан далалары, таулар, Кытай Халык Республикасының чүлләрен үз эченә ала. "Ефәк юл" раллие тарихы 2009 елда Татарстанда башлануы тирән мәгънәгә ия.
"Безне тизлек һәм азарт, кыюлык һәм чыдамлык, кеше һәм техниканың батырлык һәм чиген берләштергән дөнья берләштерә. Автоспортта ахыргача җиңелү юк – бер танышкач, гомерлеккә аның тугры дусты булып каласың. Халыкара "Ефәк юл"ның бүгенге этабы дөньякүләм танылган спорт ярышының якты бер сәхифәсе булачак.
Татарстанда автоспортны үстерү һәм популярлаштыруга җитди игътибар бирелә. Без хаклы рәвештә атаклы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән горурланабыз, ул Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларның бер генә тапкыр җиңүчесе булмады. Әлеге ярышларда бүген безнең дан казанган команданың 4 экипажы катнаша, шулай булгач, егетләр өчен җан атарга менә дигән сәбәп бар. Мин чын күңелдән раллида катнашучыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм яңа казанышлар телим. Хәерле сәгатьтә, "Ефәк юл" Татарстан этабы! Бәйрәм белән!" – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
"Татар-информ" МА язмасы буенча
Кирегә
|