Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Максатыбыз - республика тормышының барлык өлкәләрен закон белән ныгыту”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Максатыбыз - республика тормышының барлык өлкәләрен закон белән ныгыту”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы ябылганнан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта аккредитация узган журналистлар белән очрашты.

 

Ул матбугат конференциясен журналистларга рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде. “Ачык һәм оператив булганыгыз, Татарстан Республикасы үсеше бәрабәренә бергәләп башкарган эшләребез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Безнең максатыбыз - республика тормышының барлык өлкәләрен закон белән ныгыту”, - диде парламент башлыгы.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының 30 нчы утырышында депутат Николай Рыбушкин закон чыгару органы вәкилләренә Россия Президенты Владимир Путинга булган мөрәҗәгатьне җиткерде. Әлеге мөрәҗәгатьне парламентның 26 депутаты имзалаган.

Бу уңайдан матбугат конференциясе вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга аңлатма бирде.

"Россия Президентына юллау һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен, әлеге мөрәҗәгатьне мин имзалячакмын. Шикләнүләр калмасын. Аны, һичшиксез, ил җитәкчелегенә юлларга кирәк. Дәүләт Советы мөрәҗәгатьне бертавыштан кабул итте, 83 депутат моның өчен тавыш бирде. (Татарстан парламентында 100 депутат исәпләнә, бүгенге сессиядә шуларның 83 се катнашты). Мөрәҗәгать текстында депутатлар Россия Президенты Владимир Путинга гамәлдә булган Шартнамә өчен рәхмәт җиткерде. Ул илдә дә, Татарстанда да тотрыклылык булдырдырга ярдәм итте. Моннан тыш, Владимир Владимировичка бу Килешүне федераль закон рәвешендә керткәне өчен рәхмәт белдерелә. Шартнамә Татарстан территиориясендә, барлык структураларда, шул исәптән федераль структураларда да мәҗбүригә әйләнде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламен башлыгы билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгать текстында депутатларның теләкләре юлланылган һәм бу Шартнамәнең бик мөһимлеге ассызыкланган.

“Без Президентка Татарстан Республикасында президентлык статусын саклап калырга һәм республика җитәкчелеген ничек атау вәкаләтлеген субъектка тапшыруын сорап мөрәҗәгать иттек. Моның өчен. бәлки, махсус комиссия булдыру да кирәктер. Шул хакта мөрәҗәгатьтә дә яздык. Безнең республика Конституциясенең һәм аның кайбер матдәләре гамәлдә булсын өчен, хокукый чишелешләр эзләү кирәк. Бу - бүген генә башкарылган эш түгел”, - дип аңлатма бирде Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар сорауларына җавап итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенә караганда, әлеге мәсьәлә буенча Россиянең башка төбәкләреннән, Татарстаннан читтә яшәгән татарлардан күп тәкъдимнәр килә.

“Җиңел булмаган 90 нчы елларда хәлләрне тотрыкландыру өчен, Шартнамә зур роль уйнады. Федераль закон буларак гамәлә ашырылган 2004 ел, 2007 ел Шартнамәләре дә шулай ук. Әлеге Килешү, безне Россия Федерациясе хокукый мәйданында лаеклы тәкъдим итәр өчен, комиссия төзүгә юнәлдерелгән”,- диде парламент башлыгы. -Пезидентка мөрәҗәгать итмичә булмый, чөнки Шартнамәне закон дәрәҗәсенә Владимир Путин күтәрде”.

Матбугат очрашуында Россия субъектларыннан Федераль закон чыгару органына юлланыла торган закон инициативаларының еш кына ни сәбәпле кире кагылулары билгеле булды. “Кайбер закон инициативалары финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле кире кагыла. Закон проектларын тәкъдим итүнең техник яктан вакытлары туры килмәү, юридик нигезе булмау нәтиҗәсендә дә закон проектлары кабул ителми”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татар-информ” МА язмасы буенча
Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
ГАЗ-21 автоколоннасын Мәскәүгә озату, 2006 елның 16 августы
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.