Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында 800дән артык делегат катнашачак

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында 800дән артык делегат катнашачак

14 июль көнне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Анда әлеге киң колачлы чарага әзерләнү буенча фикер алышу булды..

 

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды, республика Президенты Указы нигезендә, 2-6 августта үткәрелә. Хәзерге вакытта Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелегендә оештыру комитеты (33 кешедән тора) булдырылган. Фәрит Мөхәммәтшин, оештыру комитетының беренче утырышын ачып, съездны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген искәртте һәм оештыру комитетына кертелгән министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләрен әлеге вакыйгага әзерләнү процессына зур җаваплылык белән карарга чакырды.

Бөтендөнья татар конгрессы съезды эшендә барлыгы 800дән артыграк делегатның катнашуы күздә тотыла. 41 чит илдән һәм РФнең 73 субъектыннан кунаклар чакырылган. Форум кунакларын хәләл аш-су белән тәэмин итү оештырылачак.

Съезд делегатлары Арча, Балтач, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләрдә кунакта булачак, шулай ук Болгар тарихи-архитектура комплексы белән танышачак.

“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

10 май 2017
Тормыш яме, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Чыганак: “Безнең мирас” журналы

Фотоархив

Сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаудан фоторепортаж - Мәскәү, 2001 елның 21 июне
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2017 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.