Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында “Бердәм Россия” көне” кысаларында узган чараларда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында “Бердәм Россия” көне” кысаларында узган чараларда катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Буа районында эш сәфәрендә булып, “Бердәм Россия” көне” кысаларында узган чараларда катнашты. Әлеге чаралар республика халкына медицина, социаль, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм халыктан килгән “наказлар”ның ни рәвешле үтәлешен тикшерү максатыннан уздырыла.


“Бердәм Россия” көне” координаторы, Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова әйтүенә караганда, әлеге чараның программасы һәр район өчен аерым, депутатларга халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне тәфсилләп өйрәнгәннән соң төзелә.

«Партиянең төбәк проекты кысаларында халыкны борчый торган иң мөһим мәсьәләләр хәл ителә. “Бердәм Россия” көне”нә без даими рәвештә медицина әһелләрен җәлеп итәбез, чөнки районнарда, аеруча авыл хуҗалыгы районнарында, тар профильдәге белгечләр җитми. Табиблар халыкны кабул итә, кайбер пациентлар җентекле тикшерү узу өчен республика клиник хастаханәсенә юллана», – диде Разия Садыйкова.

“Сәламәт киләчәк” проекты кысаларында җитди авыруларны ачыклау һәм профилактика максатыннан республика клиник хастаханәсе һәм республика медицина профилактикасы үзәге табиблары (маммолог, эндокринолог, кардиолог, травматолог, реабилитолог, тамырлар буенча хирург) консультацияләре оештырылган.

Сабыйларны исә республиканың балалар хастаханәсе табиблары (невролог, ЛОР, аллерголог, травматолог, ортопед) карады. Буага хастаханәнең мобиль үзәген дә алып килгәннәр иде. Бу үзәк Татарстан районнарына йөздән артык чыккан инде. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча һәр балага шәхси дәвалау планы төзелә.

Медицина тикшеренүләре тәмамланганнан соң республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Буа районында сәламәтлекне саклау тармагын үстерүгә кагылышлы киңәшмә уздырды.
“Кулланучылар мәктәбе” проекты координаторлары күпфатирлы йортлар советлары рәисләре, идарәче оешмалар һәм авыл җирлеге башлыклары өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә багышланган семинар уздырды. Соңыннан Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская чарада катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Проект координаторлары әйтүенә караганда, республика халкын торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, бу тармактагы “күпертелгән” бәяләр бик борчый.

«Кешеләр еш кына үз хокукларын, кызганычка каршы шактый еш үзгәреп торган законнарны белмиләр. Мондый очрашуларда без торак-коммуналь хуҗалыгы тарафыннан күрсәтелергә тиешле хезмәтләр, торак хуҗаларының нинди хокуклары барлыгы хакында сөйлибез, законнар белән таныштырабыз», – диде Сәрия Сабурская.

Яңа Студенец һәм Рунга авылларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин гражданнарны кабул итте. Очрашуга йомгак ясап Ринат Гайзатуллин, Яңа Студенец халкының Суык су елгасы аша төзелгән плотинаны ремонтлау, юлларның җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра торган өлешләрендә «зебра»лар ясау, пенсиягә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүләрен әйтте.

Буада “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителә торган мөһим социаль проектлар буенча җәмәгать тыңлаулары булып узды. Татарстанда әлеге проектларга бәйге 14 августта игълан ителгән иде.

“Кече шәһәрләр театрлары” партия проекты кысаларында республиканың унбиш театрында җитәкчелек катнашында методик семинарлар уздырыган. Әлеге проектның координаторы Эльмира Фәтхуллина әйтүенә караганда, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы тарафыннан халкы 300 меңгә якын булган шәһәр театрларыннан 149 заявка сайлап алынган. Шулар арасында Татарстаннан җиде театр бар. Аларга федераль һәм регион бюджетларыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Яңа сезонда без 22 яңа премьера көтәбез. Бүлеп бирелгән акчалар режиссерлар, художниклар чакыру, матди-техник базаны яңарту һәм җиһазлар алу өчен тотылды», – дип сөйләде Эльмира Фәтхуллина.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәфәрен Буаның ресурслар үзәге белән танышудан башлады, укыту-тренировка полигонын, остаханәләрне, электромонтаж кабинетларын карады. Ул биредә югары класслы техник белгечләр әзерләү өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.

Республика парламенты башлыгы Яшьләр паркында булды. Биредә 2014 елда уен мәйданчыклары, скейт-парк төзелгән, Wi-Fi га тоташу ноктасы булдырыган, видеокүзәтү оештырылган, җәяүлеләр өчен махсус юллар, пандуслар салынган. Бу, үз чиратында, сәламәтлеге чикле булган кешеләргә паркта рәхәтләнеп йөрү мөмкинлеген тудыра.

Моннан тыш, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре
капиталь ремонт уздырылган медик-социаль экспертиза бюросы бинасын ачу тантанасында катнашты.Ул РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатларына Буа районы инфраструктурасы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Республика районнарын төзекләндерүгә алынган курс, һичшиксез, үзенең нәтиҗәләрен бирә. Алда эшлисе эшләр тагын да күбрәк. Буа районы халкының тормышын яхшыртуга ниятләгән эшләрне башкарып чыгарга кирәк», – дип басым ясады ул.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашты. . “Бердәм Россия” көне”не эшчәнлегенә йомгак ясап, ул идарә итүче партиянең җаваплылыгын ассызыклады.

«Без Буа районында партия проектларының ничек тормышка ашырылуы белән танышу максатыннан гына килмәдек, ниятебез монда яшәүче, эшләүче халык белән очрашу да иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең шактыена конкрет ярдәм күрсәтелде. Мәсәлән, медицина ярдәме, юридик ярдәм. “Бердәм Россия” көне” төбәк проектына ихтыяҗ зур, чөнки ул турыдан-туры кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга ярдәм итә», – диде республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге проектның ватанпарвәрлек юнәлешенә игътибар юнәлдерергә чакырды. «Партиянең һәрбер проектында үз тюбәгеңө карата патриотизм хисләре чагыла. Без чишмәләрне, бакчаларны, һәйкәлләрне яңартырга булышабыз», – диде ул.

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенә яңа керүчеләргә партия билетлары, аеруча яхшы эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Линар Закиров, Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары






Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.