Фәрит Мөхәммәтшин Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэйны каршы алды
Фәрит Мөхәммәтшин Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэйны каршы алды |
|
13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Казан” халыкара аэропортында Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэйны каршы алды. Кунак Татарстан башкаласына сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай ярдәмче комиссиясенең икенче утырышында катнашу максатыннан килгән.
Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай ярдәмче комиссиясенең икенче утырышы Казан Ратушасында узачак. Чараны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытайның сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй уздырачаклар. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Утырышта катнашучылар суднолар, автомобильләр һәм авиация төзелеше өлкәләрендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге хакында фикерләшәчәкләр. Моннан тыш Көнчыгыш Себернең Красноярский технология үзәне базасында югары технологияле алюминий продукцияләрен җитештерү кластерын үстерүгә Кытай компанияләренең катнашу мөмкинлеге хакында да сүз булачак.
Икътисади хезмәттәшлеккә килгәндә, сүз “Алабуга” аерым икътисадый зонасы инфраструктурасын үстерүгә Кытай партнерларын жәлеп итү хакында бара.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте Андрей Данилов фотолары
Кирегә
|