Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан парламенты башлыгы Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләренең ябылу тантанасында катнашты

Татарстан парламенты башлыгы Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләренең ябылу тантанасында катнашты

19 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфада Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән очрашты. Кичке якта алар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләренең ябылу тантанасында катнаштылар.

Республика парламенты бинасында үткән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин белән Константин Толкачев парламентара багланышлар турында сөйләштеләр, шулай ук Татарстан белән Башкортстанның мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында да сүз алып барылды. Соңыннан парламент башлыклары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләренең ябылу тантанасында катнаштылар.

"Ике шәһәр арасын самолет утыз биш минут очты, – диде Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, спектакль башланыр алдыннан Башкортстан журналистларының сорауларына җавап биргәндә. – Халыкларыбыз арасындагы юлларга гасырлар буена тузан төшмәгән, иманыбыз камил, төшмәячәк тә".

"Татар театры Казаннан Уфага беренче тапкыр 1910 елда килгән, – диде Константин Толкачев. – Шул заманда да татар артистларын биредә ихлас тамашачы каршы алган, матбугат чаралары бу вакыйганы бик теләп яктырткан. “Сәйяр” труппасының бу гастрольләре турында истәлекләрне халык күңеле кадерләп саклый. Бүген дә без шул чорда салынган күперләрне барлыйбыз, ата-баба ядкарь итеп калдырган дуслыкны күз карасыдай саклыйбыз. Ул Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның гына түгел, тоташ Россия халыклары дуслыгының бер чагылышы".

Аның сүзләрен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры Олег Ханов та куәтләде.

"Әгәр чын дуслыкны күрәсегез килсә, сезгә ике театр актерлары очрашуын тамаша кылырга кирәк, – диде ул. – Сагынышып күрешү дә ул, иҗади офыкларны, маякларны барлау да. Камал театрын Уфада ничек сагынып көтеп торсалар, Гафури театрын да Казанда шулай ук каршы алалар. Әлеге гастрольләр вакытында яңа идеяләр туа, сәхнәдә яңа йолдызлар кабына".

Спектакльгә килгән тамашачыны сәламләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин ике республика арасындагы дуслык, хезмәттәшлекне арттыруның яңа мөмкинлекләре барлыгын да искәртте.

"Кайчан гына әле без Башкортстанда Татарстан көннәре һәм Татарстанда Башкортстан көннәре үткәрә идек, – диде ул. – Ике тугандаш халыкның сагынышып күрешә торган бу чараларны кабаттан яңартырга вакыт".

Константин Толкачев та ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүнең яңа мөмкинлекләрен файдалану мөһим булуын билгеләде.

"Татар һәм башкорт кебек якын тугандаш халыклар планетада күп түгел, – диде ул. – Без рухи яктан, тел, мәдәният өлкәсендә дә туганбыз".

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Уфада 13-19 сентябрь көннәрендә Башкортстан тамашачысына ун спектакль тәкъдим итте. Гастрольләр И.Юзеев пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев куелышындагы “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән тәмамланды.

“Кызыл Таң” газетасы редакциясе ярдәме белән Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Динар Кәлимуллин һәм Г.Камал ис. ТДАТ матбугат хезмәте фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Гаилә фотоальбомы
Хатыны Луиза Әкрәм кызы белән
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.