Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәр һәм район активы белән очрашты, Татарстан Конституциясенә 25 ел тулуга багышланган лекция укыды

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәр һәм район активы белән очрашты, Татарстан Конституциясенә 25 ел тулуга багышланган лекция укыды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында иҗтимагый һәм сәяси эшлекле Мөхәммәт Сабировка истәлек тактасын ачуда, шәһәр гражданнарының 2017 елда яшәүчеләргә хаты урын алган капсула ачу һәм 2047 елда әлмәтлеләрнең варисларына уку өчен хат имзалау тантанасында катнашты, шулай ук шәһәр һәм район активы белән очрашып, Татарстан Конституциясенә 25 ел тулуга багышланган лекция укыды.

Дәүләт Советы Рәисенең эшлекле сәфәре Гагарин урамындагы 10нчы йортта Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка мемориаль такта ачудан башланды.

Республика халкына Мөхәммәт Сабировның исеме яхшы таныш. Эшчәнлеген Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң 1955 елда «Әлмәтбурнефть» трестының 2нче бораулау конторасында бораулаучы булып башлап җибәргән егет үзенең тырышлыгы, белеме белән хезмәт басыкычыннан бик тиз күтәрелә: баш инженер, трестның производство-техник бүлеге начальнигы урынбасары, партком секретаре, аннан КПССның Әлмәт шәһәр партия комитетының икенче секретаре, «Татнефтестрой» берләшмәсе җитәкчесе. 1984 елдан Мөхәммәт Сабиров Татарстан хөкүмәтенә эшкә чакырыла. Премьер-министр дәрәҗәсенә күтәрелә ул. Исән булса, бүген күренекле шәхесебезгә 85 яшь тулган булыр иде.

– Мөхәммәт Сабировны районга керткән өлеше белән лаеклы рәвештә безнең якташыбыз дип санарга хокукыбыз бар. 30 елга якын гомерен Әлмәткә багышлаган шәхес ул. Аның катнашында калабызда Боз сарае, нефть институты бинасы һәм башка объектлар төзелә. Шәһәрдә аның истәлегенә мемориаль такта ачу - безнең өчен мәртәбә. Бу инициатива белән чыккан төзүчеләргә, ветераннарга зур рәхмәт, – диде район башлыгы Айрат Хәйруллин.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең якты истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанда гына түгел, федераль округ буенча да зур эш башкарган Мөхәммәт Сабировның хезмәт биографиясен барлап, эшчәнлеген югары бәяләп үтте.

– Илебез өчен иң авыр елларда да, союз таркалып, суверен республикалар барлыкка килгән чорда ул үзен ныклы оештыручы итеп танытты. Мин аның ялкынлы чыгышларын әле дә хәтерлим. Ул һәрвакып принципальлекне саклады. Мөхәммәт Галләмович Татарстан белән Россия арасындагы зур килешүне имзалауда нык ярдәм итте. Ул чактагы Россия Федерациясе белән төзелгән 12 килешү – Мөхәммәт Сабировның хезмәте нәтиҗәсе. Гадәти булмаган шәхес иде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Мөхәммәт Сабиров биографиясен биредә ныгытты. Миңа аның белән Әлмәттә дә, Казанда да эшләү бик рәхәт булды. Әлмәтлеләргә рәхмәт, сез, үзегезнең күренекле шәхесләрегезенең исемен мәңгеләштереп, зур эш башкарасыз. Хатирәләр тарих булып буыннан-буынга күчәчәк.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Әлмәттәге хезмәт эшчәнлегенең күпчелеге нефтьчеләр тормышы белән бәйле булуы хакында бик җылы итеп сөйләде. Аны әле дә биредә фиакарьлек үрнәге буларак хәтерлиләр.

Мөхәммәт Галләмович тормыш иптәше Фәһимә Сәхәповна белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары, оныклары, Әлмәттә әтиләре хөрмәтенә мемориаль такта кую тантанасына килеп, әлмәтлеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гагарин урамындагы 10 нчы йортта урнашкан «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ бинасы мемориаль такта кую өчен юкка сайланмаган. Мөхәммәт Галләмович «Востокмонтаж» трестына 13 ел җитәкчелек итә. Абруйлы шәхес бер минут тынлык белән искә алынды.

Дәүләт Советы Рәисе 1981 елның 7 ноябрендә Әлмәтнең хезмәт ияләре тарафыннан 2017 елда якташларына уку өчен язылган хатны ачу һәм бер үк вакытта 2047 елда яшәячәк буын өчен капсула салу тантанасында катнашты. “Нефтьче” залында укып үтелгән яңа хатта: “... Чор эстафетасын сезгә – 2047 елда Әлмәттә яшәүчеләргә тапшырабыз. Сез – киләчәк өчен җаваплы. Без тынычлыкны сакладык. Сезнең бурыч – алдагы буыннар өчен тынычлыкны саклау. Бәхетле булыгыз!” – диелә документта.

Ә инде Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы, Әлмәтнең мактаулы гражданины Фәрит Мөхәммәтшинның шәһәр студентлары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчелеге белән ТР Конституциясенә 25 ел тулуга багышланган очрашуы эшлекле сәфәрнең төп вакыйгасына әйләнде. Парламент башлыгы тыңлаучыларга Татарстан Конституциясенең асылын гына аңлатып калмыйча башка бик күп сорауларга җавап бирде.

Материал "Әлмәт таңнары" газетасы язмасы нигезендә әзерләнде
Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С госпожой Сьюзан – внучкой 34-го Президента США Эйзенхауэра. Вашингтон, январь 2010 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.