Фәрит Мөхәммәтшин: "25 ел халыкка хезмәт иткән Конституциябез белән горурлана алабыз"
Фәрит Мөхәммәтшин: "25 ел халыкка хезмәт иткән Конституциябез белән горурлана алабыз" |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
|
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда район депутатлары, муниципаль хезмәткәрләр, гомуми белем биирү учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый палата вәкилләре, студентлар алдында ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган лекция белән чыгыш ясады. Очрашу яңа уку елында гына ачылган 41нче урта мәктәптә узды.
"Гамәлдәге Конституциясе татарстанлылар үзләре иҗат итте, сәяси документны галимнәребез,сәясәтчеләр, иҗтимагый эшлеклеләребез язды, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин , лекцияне ачып. - Төп закон үтә дә катлаулы сәяси шартларда кабул ителде.
Республика парламенты башлыгы 1992 елгы референдумны (анда гражданнарыбызның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген үстерүне яклап тавыш бирде) Конституция кабул итү юлындагы төп адым буларак бәяләде.
Республика Конституциясе ике көн кабул ителгән. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, һәр маддәсе аерым каралган, көчле дебатлар узган. “Конституция кичке унынчыда гына кабул ителде, бары тик бер – “юк” һәм бер “тавыш бирүдән тыелу” бар иде, дип уртаклашты хатирәләре белән республика парламенты җитәкчесе. 6 ноябрь бәйрәм көне дип игълан ителде. Чыннан да, җанлану булды, чөнки Төп закон “һавадан төшмәде”, ә үз кулларыбыз белән язылды.
Татарстан Конституциясе буенча республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар, ике теллелек турында республика законнарында язылган. Ул вакытта кабул ителгән карар дөрес, чөнки ул телне саклау өстендә эшли, дип саный парламент җитәкчесе. Бүген яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кабул ителү сәбәпле, тел мәсьәләсе хәл ителә торган, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. “Якын арада барысы да көйләнәчәк, без татар телен мәҗбүри өйрәнүне саклап калабыз, әмма күләм һәм методика яңадан каралачак”, - диде ул.
Конституциядә 14 маддә аерым урын алып тора, Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның мәдәниятен, телен үстерүдә һәм көнкүрешен саклауда катнаша. Бүген дөньяда – 7,5 млн, ә Россиядә 5 миллионнан артык татар яши. Әлбәттә, татарларның төрле җирләргә таралып яшәве шартларында, 14 маддә милләтнең берләшүенә этәрә.
"Без Конституциябез белән горурлана алабыз. Ул инде менә 25 ел халыкка һәм дәүләткә хезмәт итә", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Төп закон республиканың бүгенге казанышлары нигезенә әйләнде, Татарстанның күптәнге хыялын тормышка ашыруга - нефть чыгарудан нефть эшкәртүгә күчәргә ярдәм итте, диде ул.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кирегә
|