|
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты
Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
Фото Андрея Данилова |
|
11 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очташты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратгникова һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкилеРадик Вахитов катнаштылар.
Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан дипломатына Татарстандагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктәге эшендә уңышлар теләде. “Казахстан дәүләте һәм халкы белән безне уртак тарих, мәдәни, дини һәм тел якынлыгы тыгыз бәйли, - диде ул. – Гасырлар дәвамында ныгыган дуслык мөнәсәбәтләре уртак казанышыбыз булып тора. Безгә шулай ук Казахстанның регионнары белән дә элемтәләр кыйссәтле. Үзара мөнәсәбәтләрнең шундый дәрәҗәгә җитүенә Сез, һичшиксез, зур өлеш керттегез”.
“Татарстан җитәкчелегенә мин һәрвакыт рәхмәтле булып калачакмын, - диде җавап сүзендә Казахстан консулы. – Биредә рәхәтләнеп эшләдем, үз өемдәге кебек, шартлар шуның кадәр уңайлы булды! Республика җитәкчеләреннән мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Сезнең эш алымнарыгызны, идарә итү моделен мин үзара мөнәсәбәтләр уранштыру үрнәге дияр идем. Киләчәктә дә дуслыгыбыз сакланыр дип ышанам”. «Я благодарен руководству Татарстана за поддержку и тепло, которое чувствовал в Казани постоянно, – сказал Генеральный консул Республики Казахстан Асхат Нускабай в ответ. – Работалось с удовольствием, как у себя дома – такие созданы условия! Я многому научился у руководителей Татарстана, ваша модель работы и управления для меня является примером выстраивания взаимоотношений. Буду надеяться на дальнейшее сохранение нашей дружбы».
Әсхәт Нускабай Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгын 2012 елдан, ачылган көненнән бирле җитәкләде. Киләчәктә ул үзенең дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербург шәһәрендә БДБның Парламентара ассамблеясы советы генераль секретаре урынбасары – Казахстан Парламенты вәкиле вазифасында дәвам итәчәк.
Кирегә
|
|
Матбугаттагы басмалар
|