Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин кабаттан "Берлинны алган" ветеран Александр Малов белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин кабаттан "Берлинны алган" ветеран Александр Малов белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катншкан ветеран-журналист Александр Малов белән очрашты. 91 яшьлек Александр Малов үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган, сугышчан эзләре буйлап Көнчыгыш Германияне гизеп кайткан. Октябрь ахырында ветеран искиткеч тәэсирләр белән Казанга кайтты. Хәзер ул күргәннәрен, кичерешләрен туплап китап язарга ниятли.

«Александр Михайлович безгә илгизү теләген белдергәч мин, дөресен әйткәндә, бу сәяхәтнең барып чыгасына ышанып та бетмәгән идем. Әмма ул үз сүзендә нык торды, - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе, әлеге сәяхәтне оештыручыларның берсе Римма Ратникова, - барысы да яхшы килеп чыкты, Александр Малов тагын бер кат "Берлинны алды", Германия башкаласында легендар шәхес булып танылды. Ветеранны Берлиндагы Германия татарлары җәмгыяте Tatarlar Deutschland һәм аның җитәкчесе Венера Герасимофф-Вәгыйзова, Германиядәге Россия фән һәм мәдәният үзәге, «Россия халыкларының Берлиндагы дуслары» каршы алды. Сәяхәт чыгымнарын күтәрүчеләр дә табылды".


«Шундый ярдәмне тоеп мин уйлаган барлык уйларымны тормышка ашыра алдым, - диде Александр Малов, - ун көн эчендә Көнчыгыш Германияне йөреп чыктым, Берлинда, Брузендорфта, Цоссенда, Виттенбергта, Герлицта булдым, яуда һәлак булган полкташларымны искә алдым. Тиргартен мемориаль комплексына чәчәкләр салдым». 1945 елда Александр Малов рейхстагта үз автографын калдырган. Кызганыч, хәзер инде ул язуны күреп булмый, әмма Малов һәм башка совет солдатлары куйган имзалар фотоархивахларда саклана.

Сәяхәт вакытында ветеран үзенең язылачак китабына материаллар туплаган. «Мине бүгенге хәлләр бик борчый, үз китабымда тарихны бозып күрсәтүчеләргә каршы чыгачакмын», - диде ул.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин Александр Маловка актив карашы өчен рәхмәт белдерде һәм ветеранның яңа китап булдыру турындагы идеясен хуплады. “Без кирәкле барлык ярдәмне күрсәтербез”, – дип ышандырды Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Моннан тыш ул ветеранның мәктәп укучылары, студентлар белән очрашуларын, республика чараларында актив катнашуын билгеләп үтте.

Ольга Благодарова, Дәүләт Советы матбугат хезмәте,  Андрей Данилов фотолары



Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Председатель Государственной Думы Федерального Собрания РФ Сергей Нарышкин в рабочем кабинете Фарида Мухаметшина. 21 июля 2016 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.