Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Дәүләт Советында язгы сессия ачыла

Дәүләт Советында язгы сессия ачыла

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышы 20 февральдә була. Бу хакта бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган президиум утырышында мәгълүм булды.


Аның көн тәртибенә 36 мәсьәлә, шул исәптән 15 республика законы проекты, 10 федераль закон проекты һәм Ленинград өлкәсе Законнар чыгару Җыенының бер закон инициативасы кертелгән.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, 14 закон проекты беренче укылышка әзерләнгән. Аерым алганда, бюджет кредитларын реструктурлаштыруны, шулай ук аларны түләүне 2024 елга кадәр кичерүне күздә тоткан республика бюджетына федераль бюджеттан кредитлар бирү турында өстәмә килешүләрне раслау хакында закон проекты. Шулай ук Гаилә һәм Бюджет кодексларына үзгәрешләр керткән закон проектлары һ.б. беренче укылышта карап тикшереләчәк.

Парламентчылар контрольлек вәкаләтләрен башкару кысаларында 2010 елга полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының, шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил, Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил чыгышларын тыңлаячак.

Президиум утырышында Дәүләт Советының 2018 елдагы эшен оештыру буенча чараларының Үрнәк планы кабул ителде. Дәүләт Советы Рәисе тәкъдиме белән Планга гражданнарны законнар иҗат итү процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән “Законнарны бергә язабыз!” дигән парламент проекты кертелгән. “Республикабызда яшәүчеләр белән очрашуларда сайлаучыларның закон проектларын эшләүдә яки гамәлдәге законнарны яхшыртуда катнашу теләге күренә, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлеге проект сайлаучыларыбызга якынрак булу мөмкинлеге бирәчәк. Яхшы законнар бергә языла”.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.