Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча Европа команда чемпионатын ачу тантанасында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча Европа команда чемпионатын ачу тантанасында катнашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессының шәрәфле әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Гимнастика үзәгендә 15 яшькәчә үсмерләр арасында бадминтон буенча Европа команда чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ярышта катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Бадминтон буенча Европа конфедерациясенә, Россиянең Бадминтон буенча милли федерациясенә инде өченче мәртәбә Казанда чемпионат уздыруга ышаныч күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. «Бадминтон елдан-ел популяр була бара, катнашучылар саны арта. Киләчәктә дә күпләр яраткан  бу  спорт төрен  игътибар үзәгендә тотарбыз дип уйлыйм. Без инде республикадан  читтә дә танылу алган үз спортчыларыбызны үстердек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм ярышларда зур уңышлар теләде.

Россиянең Бадминтон буенча милли федерациясе Президенты Сергей Шахрай, бу чемпионатның  тарихка керәсен әйтте, дөньяда беренче тапкыр космик орбитада бадминтон буенча матч узган. Галәмдә, Җирдән 400 чакрым биеклектә космонавтлардан ике төркем бадминтон уйнаган. «Хәзер без, бадминтон – олимпия спорты гына түгел, бәлки спортның космик төре дә, дип әйтә алабыз», – диде ул. Сергей Шахрай үз чыгышында «Казан Европа бадминтоны башкаласы» дип басым ясады.

Сергей Шахрай Европа чемпионатында катнашучыларга Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев телеграммасын да җиткерде.

“Быел Казан янәдән дөнья һәм Европа беренчелеге, Олимпия уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук үз осталыкларын әле күрсәтергә җыенучыларны һәм җиңү баскычына күтәреләчәкләрне каршылый. Бадминтон Россиядә бик популяр. Теләсә кайсы спорт төре кебек үк, бадминтон характер һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли, яхшы физик формада булырга ярдәм итә”, — диелгән Дмитрий Медведев котлавында.

Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионаты Казанда 13 февральдә башланып, 18 февральдә төгәлләнә. 

Чемпионатта катнашу өчен Казанга дөньяның 37 иленнән  500дән артык  спортчы килде. Ярышларда  39 халыкара һәм  36 милли хөкемдар эшләячәк.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

«Pro-культуру»
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.