Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин:“Безнең төп бурыч – закон чыгару. Шушы эш аркылы без әһәмиятле проблемалар чишелешенә чыгабыз"

Фәрит Мөхәммәтшин:“Безнең төп бурыч – закон чыгару. Шушы эш аркылы без әһәмиятле проблемалар чишелешенә чыгабыз"
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының язгы сессиясе ачылды. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны язгы сессия башлану белән тәбрикләде һәм алдагы бурычларны билгеләде.

“Бу ел мөһим вакыйгаларга бай. Беренче чиратта, Россия Президентын сайлау булачак. Бу вакыйга алдагы алты елга ил үсешенең сәяси векторын билгеләячәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шушы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында агитация башланганын билгеләп узды. “Коллегаларның популистик риторика һәм демагогия өчен парламент трибунасыннан файдаланудан тыелуларын сорыйм. Кандидатларның сайлаучылар тавышы өчен көрәше җитди булса да, безнең өчен, беренче чиратта, республика халкы мәнфәгатьләре өстенлекле”, - дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы Рәисе депутатларга.

“Безнең төп бурыч – закон чыгару. Шушы эш аркылы без әһәмиятле проблемалар чишелешенә чыгабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул алдагы ун утырышта 362 сорау каралачагын, 100 закон кабул ителәчәген искәртте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хәзерге вакытта Дәүләт Советында республиканың 27 закон проекты карала. 5 закон инициативасы Россия Дәүләт Думасы карамагында.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга гражданнарның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булырга киңәш итте. “Киләчәккә өстенлекләрне билгеләгәндә, безгә гражданнарны борчый торган аеруча актуаль сорауларга игътибар итәргә кирәк. Беренче урынга дәүләт һәм муниципаль хакимияткә шикаятьләр, закон нормалары үтәлмәүгә карата мөрәҗәгатьләр чыкты. Алар барысы 725, ягъни 30 процент тәшкил итә”, - диде.

Парламент рәисе, халык белән очрашулар нәтиҗәсендә, “Законнарны бергә язабыз!” (“Пишем законы вместе!”) проекты старт алганын искәртте. “Гражданнарны закон чыгару процессына җәлеп итеп, без халык өчен законнар чыгаруны гына түгел, татарстанлыларның хокукый яктан белемен арттыру, законга буйсынуны максат итеп куябыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул депутатларның бу проектка җитди карауларын сорады, килгән тәкъдимнәрне, сорауларны дикъкать белән өйрәнергә кирәклеген әйтте.

2018 елга 41 закон проекты планлаштырыла. Комитетлар алдында өстенлекле мәсьәләләр билгеләнгән. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү проблемаларына игътибарлы булачак. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты бизнес өчен көндәшле мохит булдыруны кайгыртачак. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты дәүләт телләре һәм башка халыкларның телләрен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә җентекләп эшләячәк. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге һәм башка мәсьәләләрне экспертлар советында өйрәнергә кирәклеген белдерде.

Язгы сессиядә “Хөкүмәт сәгате” форматында докладлар, хисаплар тыңланачак. Федераль структураларның территориаль органнары хисабы тәкъдим ителәчәк.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

По стопам отца
День города. Альметьевска. 17 октября 1987 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.