Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара туган тел көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара туган тел көне белән котлавы
Кадерле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм.

Бүген дөньяда якынча алты меңнән артык “тере” тел  исәпләнелә. Ләкин зур борчу тудыра торган факт бар, аларның күбесенә тулысынча юкка чыгу куркынычы яный. Аз санлы халык вәкилләре көчлерәк тел мохите белән бәйләнешкә кереп, туган тел күнекмәләрен  оныталар  һәм үз мәдәнияләре белән элемтәне югалта баралар. Әлеге мәсьәләгә дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү, телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген  саклау  максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә 21 февральне  Халыкара туган тел көне  дип игълан итү турында карар кабул ителде. БМО генераль Ассамблеясы бу инициативаны хуплады, һәм әлеге истәлекле датаны җир шарының бөтен почмакларында да билгеләп үтәләр.

Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсенә  ни өчен зур игътибар бирелә соң?  Бу сорауга җавап итеп, ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова сүзләрен китерәм: “Телләр безнең үзебезне, фикерләребезне һәм үзенчәлегебезне чагылдыра. Теләсә кайсы мәдәниятне ихлас  аңларга ярдәм итүче телләр төрлелегенә карата ихтирамлы мөнәсәбәттән башка чын диалог һәм нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлек мөмкин түгел.  Телләрнең күптөрлелеге үзара кызыксыну  уятырга һәм халыклар арасындагы  дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.  Нәкъ менә шуның өчен телләрне өйрәнү  тынычлык һәм  яңарыш  билгесе булып тора.” Туган тел – теләсә кайсы халыкның төп үсеш күрсәткече,  дөньяны кабул итү алымы һәм рәвеше, шәхеснең иҗади билгеләнү мөмкинлеге, матди һәм рухи мирасны саклауның  төп коралы, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган гореф-гадәтләрнең бай хәзинәсе.

Кадерле ватандашлар!  Илебезнең лингвистик картасы  гаҗәеп дәрәҗәдә төрле төсләргә бай.  Россия Федерациясе халыкларының һәркайсы (соңгы халык санын алу белешмәләре буенча 190нан артык халык исәпләнелә)   күпгасырлык тарихка, үзенчәлекле мәдәнияткә ия һәм һәр халыкның тутыкмас мәдәни мирасы – туган теле бар.  Мондый байлык – безнең уртак хәзинәбез, татулык һәм дуслыкны саклау, чын демократик дәүләт төзү юлында  алга бару  хакына   үзара рухи баюның һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлекнең гамәли чарасы. Без Россия халыкларының  тел төрлелеген хөрмәт итәргә һәм аны һәрьяклап үстерергә  тиешбез, чөнки  ата-бабалар мәдәниятеннән читләшү кешенең милли горурлыгын  кыерсыта, аның этник үзаңын  кимсетә,  мәңгелек кыйммәтләрне боза. Һичшиксез килешерсез дип уйлыйм, үз тамырларыңны ихтирам итмичә, үзара тигезлек һәм  аңлашу принципларына  нигезләнә торган  мәдәниятара  бәйләнешләр мөмкин түгел.

Бүген сезне Халыкара туган тел көне белән котлап,  күптелле Ватаныбыз киңлекләрендә  үзара ихтирамга нигезләнгән  дуслыкның тагын да ныгуын телим.  Үзебезне, туган халкыбызның бер өлеше буларак тоеп,  бер-беребезгә ихтирамлырак һәм игътибарлырак булыйк.  Туган тел көне  тынычлык, дуслык бәйрәме булсын!





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Җәмгыять
Мөфти Равил Гайнетдин һәм Патриарх Алексий II белән очрашу, 2005 елның 21 июле
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.