Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” партиясенең проект эшчәнлеге халыкта хуплау тапты

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия” партиясенең проект эшчәнлеге халыкта хуплау тапты

Бүген Татарстан Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясенең Төбәк сәяси советының Партия проектлары буенча комиссия утырышы булып узды. Анда бердәмроссиялеләр партия проект эшчәнлегенең яңа юнәлешләре буенча фикер алышты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Төбәк сәяси советы сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, проект эшчәнлегенә зур игътибар бирәбез, диде. Республиканың Дәүләт Советы Рәисе партия эшендә федераль финанслау һәм төбәк ярдәмендә яхшы форма табылды, ә иң мөһиме – ул халыкта җавап тапты, дип билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Татарстанда 13 федераль һәм 6 төбәк партия проекты тормышка ашырылып килә. “Шәһәр мохите” һәм “Кече шәһәр парклары” федераль проектлары республика тәҗрибәсе нигезендә эшләнде. Соңрак алар “Шәһәр мохите” проектына берләштерелде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берләштерелгән проектның Иҗтимагый советын җитәкләде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада “Тарихи хәтер”, “Бакчачы йорты – гаилә терәге”, “Балалар спорты”, “Җирле мәдәният йорты”, “Үсеш локомотивлары” һәм башка проектлар яңа сулыш алды. “Барлык партия проектларын томышка ашыру буенча бурычлар бик җитди, чыгымлы. Шунлыктан без партия активына, шул исәптән муниципалитетларга өмет баглыйбыз”, - диде ул.

“Бердәм Россия” партиясенең Төбәк сәяси советы сәркатибе кайбер проектларның яңарачагын кире какмады. Һәрхәлдә, шундый эш федераль дәрәҗәдә бара. Ул бүгенге көндә алып барылучы проект эшчәнлегенә каршы килми.Хәзерге вакытта Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы нигезендә гамәлгә куелучы проектларны җайга салуда дискуссия бара. Нәтиҗәдә, төбәкләрдәге фикер алышу мәйданнарыннан кергән тәкъдимнәр “Бердәм Россия 2026” Федераль партия конференциясенә тәкъдим ителергә тиеш”, - диде.

Партия конференциясе 18 – 19 майда узачак, анда Татарстаннан булган тәкъдимнәр яңгыраячак.

Бүгенге Партия проектлары буенча комиссия утырышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук “Законнарны бергәләп язабыз” парламент проектында актив катнашырга чакырды. Ул проект ике ай элек тәкъдим ителгән иде. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Тормыш баскычлары
Әлмәт районы колхозларына "Комсомол прожекторы" рейды, 1971 ел
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.