Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны Россия парламентаризмы көне белән котлады

РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко бүген билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне уңаеннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы юллаган.

Телеграммада әйтелгәнчә, Россия парламентарийлары 27 апрельне истәлекле көн генә түгел, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип тә саный. 25 ел эчендә ил үсеше, гражданнарның социаль-икътисади иминлеген ныгыту, дәүләтнең территориаль бөтенлеген тәэмин итү, гражданнар җәмгыятен формалаштыру өчен ныклы норматив-хокукый база булдырылган.

«Төбәк закон чыгару органнарын, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнарны федераль закон чыгару процессына җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләнде. Боларның барысы да Россиядә сәяси һәм хокукый культура, халык хакимияте традицияләрен үстерүгә ярдәм итә», - диелә телеграммада.

Валентина Матвиенко барлык дәрәҗәдәге закон чыгару хакимият органнарының алга таба да бергәләп эшләве тиешле нәтиҗә бирәчәгенә, җәмгыять һәм дәүләттә демократик кыйммәтләрнең формалашуы һәм үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.  

Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.