Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы (2018 елның 27 апреле)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлавы (2018 елның 27 апреле)
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Вәкиллекле халык хакимияте – демократиянең төп нигезе һәм хакимиятләр бүлешү принцыбын гамәлгә ашыруның төп шарты. Хәзер дәүләт хакимияте органнары системасын гомуми сайлаулар нигезендә төзелә торган парламенттан башка күз алдына китерүе дә кыен. Халыкның төрле катламнары, төрле сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар мәнфәгатьләрен чагылдырып, парламентаризм институты заман белән бергә атлый. Ул һәрвакыт үсештә һәм камилләшә бара. Күппартиялелекнең хокукый нигезен булдыру һәм ныгыту, дәүләтнең социаль һәм сәяси үсеш стратегиясен билгеләү буенча аңа зур ышаныч йөкләнә. XXI гасыр чынбарлыгында хакимиятнең нәкъ менә закон чыгару органы халыкка якын булуы белән кешеләр өчен бөтен җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен берләштерүче мәйданга әверелә.

Парламентаризмның төп принципларын эзлекле рәвештә тормышка ашырып, Татарстан Республикасы кыю рәвештә демократик үзгәрешләр юлыннан бара, әһәмиятле социаль-икътисадый уңышларга ирешергә омтыла. 

Татарстан парламенты эшчәнлегенең төп юнәлешләре  үзгәрешсез кала. Алар: хәбәрдарлык, сайлаучылар һәм граждан җәмгыяте институтлары, дәүләт хакимиятенең башка тармаклары  белән үзара тыгыз бәйләнеш.

Кадерле дуслар! 2018 елның февралендә Дәүләт Советында  “Законнарны бергә язабыз” дигән проектка старт бирелде. Битараф булмаган һәм социаль актив барлык гражданнарга закон чыгару эшендә турыдан-туры катнашу мөмкинлеге туды. Безнең максат – сайлаучылар фикерен тыңлап, барлыкка килгән мәсьәләләрне законлы җайга салуның иң кулай алымын табу.

Закон чыгару эшенә бу рәвешле якын килү идеясе татарстанлыларда зур кызыксыну уятты.  Дәүләт Советы адресына Казанда  һәм республикабыз муниципаль районнарында яшәүчеләрдән гамәлдәге норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча дистәләгән тәкъдим керә. Хәл ителә торган мәсьәләләрнең даирәсе киң – икътисад һәм социаль өлкә, мәгариф, хезмәт, гаилә, пенсия, җир һәм салым законнары, торак-коммуналь хуҗалык тармагы, күпбалалы гаиләләргә ярдәм  һәм башкалар. Бу проектның инициаторы буларак шуны ышандырам: һәр алынган мөрәҗәгать  игътибар белән, вакытында каралачак һәм тиешле карар чыгарылачак. Мондый аралашу һәм хезмәттәшлек Татарстан парламенты алдында торган төп бурычларны хәл итәргә – шәхеснең ирекле үсеше өчен уңай хокукый мохит булдыруга, үз гражданнарыбызга лаеклы тормыш шартлары тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.  

Бу  бәйрәм көнендә сезгә Ватан хакына игелекле  хезмәттә  яңа казанышлар, исәнлек-саулык телим.  Кылган гамәлләребезгә  шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшик!




 





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.