Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинода тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты
Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинода тарихи һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты |
|
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ленинград өлкәсе Гатчино районында XVIII гасыр ахырында төзелгән Павлов сарай-музее мисалында тарихи һәйкәлләрне реставрацияләүдә муниципалитет тәҗрибәсе белән танышты.
Фәрит Мөхәммәтшин Гатчинога эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Елена Любушкина һәм муниципалитет депутатлары советы рәисе Андрей Ильин белән очрашты. ЮНЕСКО саклавында булган Павлов сарай-музеен караганнан соң, яклар тарихи объектларны саклау буенча тәҗрибә алышу мөмкинлеге хакында фикер алышты.
Районара дәрәҗәдә тыгыз элемтә булдыру өчен, Дәүләт Советы Рәисе Гатчино районы җитәкчелегенә Татарстан районнарының берсе белән килешү имзалау мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Андый тәҗрибә инде бар. 2013 елда Ленинград өлкәсенең Тосненский районы һәм Татарстанның Арча районы арасында мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлек буенча төзелгән килешү нигезендә бүген дә актив эш бара.
Республика Парламенты җитәкчесе очрашу ахырында район җитәкчелеген Татарстанга чакырды. Рәхмәт әйтеп, Гатчино районы башлыгы республиканың шактый тармаклары үсеше тәҗрибәсе зур кызыксыну тудыруын билгеләп үтте.
Кичен Фәрит Мөхәммәтшинның Санкт-Петербургта Россия чемпионатының ир-атлар арасында волейбол буенча барган финал сериясенең өченче матчында булуы планлаштырыла. Матч “Зенит-Казан” һәм “Зенит” (Санкт-Петербург) командалары арасында узачак.
“Татар-информ” МА язмасы буенча
Кирегә
|