Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы (2018 елның 1 мае)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы (2018 елның 1 мае)
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлап, иң җылы һәм ихлас теләкләремне юллыйм.

Майның беренче көне  һәрвакытта да үзенчәлекле. Бу – табигатьнең, кышкы талгын йокыдан уянып, өмет бирүе һәм игелекле, шатлыклы хисләр  кичерү генә түгел. Күп дистә еллар буена Беренче Майның  асылы үзгәрешсез кала. Ул – чын хезмәтчәннәр, туган җирнең ихлас патриотлары һәм Ватаны хакына намус белән эшләүчеләр, белемнәрен һәм бай тәҗрибәләрен үсеп килүче яшь буын белән уртаклашучылар бәйрәме.

Без бүген республикабызның Россия Федерациясендәге алдынгы субъектлар арасына керүе белән хаклы рәвештә горурланабыз.Татарстанлыларның югары гражданлык җаваплылыгы һәм эшлекле активлыгы уртак максатыбызга – Татарстанның һәм бөтен Россия Федерациясенең чәчәк атуына ирешүгә юнәлдерелгән икътисадый һәм социаль реформалар үткәрүгә ярдәм итә. Хезмәттәге уңышлар, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның саклануы, яшәү өчен уңайлы мохит булу һәм безнең уртак йортыбызда тормыш сыйфатының яхшыруы – болар барысы да күп сандагы эшчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның, игенчеләрнең, инженерларның, мөгаллимнәрнең  һәм галимнәрнең, төрле һөнәр ияләренең көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, бизнес һәм фән өлкәсендә, икътисадның башка тармакларында ирешелгән казанышларны өлкән остазлары кулыннан, талантлы һәм куәтле яшьләр алып, дәвам итәргә әзерләнә.

Кадерле дуслар! Шушы якты Май бәйрәме көннәрендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар телим. Һәркем күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнсен, кыю идеяләр һәм иҗади башлангычлар сезгә!

Бәйрәм белән!





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.